Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
31 июль 2019, 11:20

Смартфон... симертә

Тәүлегенә 5 сәгатьтән артык смартфонга "кадалып" утырганнар симерүгә дучар була.

"Тhe Daily Mail" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, көн саен 5 сәгать һәм аннан да күбрәк вакыт смартфонга текәлеп утырган студентларның 43 процентының симерү ихтималлыгы ачыкланган.

Эш шунда, алар, башкаларга караганда, татлы эчемлекләрне ике тапкыр күбрәк эчә, фастфуд, кәнфит ашый, аз хәрәкәтләнә.

Симон Боливар университеты галимнәре тикшеренүләреннән күренгәнчә, телефон, смартфон, планшетка мөкиббән студентларның көн саен бер түгел, ә биш һәм аннан да күбрәк сәгать экраннан аерыла алмаувы, симерү өстенә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, шикәр чиренә, яман шешкә китерүе көн кебек ачык.

Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru



Читайте нас: