Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
4 июль 2019, 14:31

Юкә кисмәгез, адашырсыз!

4 июль - юкә чәчәген җыяр өчен иң яхшы көн. Халыкта бу агач белән бәйле сынамышлар да күп.

Мәсәлән, юкә чәчәкләрен чәй урынына төнәтеп эчү – әллә күпме авырудан дәва.

Борынгылар юкә агачын кисәргә ярамый дип санаган. Болай иткән кеше урманда адашачак, имеш.


Өй янындагы юкәгез кинәт корыса, бу йортта яшәүче кемдер авырып китәргә мөмкин, диләр.


Бүген балкып торган салават күпере калыкса, һава торышы начарланачак. Ә менә салават күпере көнчыгыштан көнбатышка таба сузылган булса һәм көньяктан җылы җил иссә, кояшлы һәм җылы булачак.


Бүген төнлә күргән төш язмышны хәл итә. Ә көндез күргән төш сезне ни хакындадыр кисәтә.


4 июльдә туган кешеләр - бик тәвәккәл, үз дигәненә ирешергә яратучылар. Кайвакыт алар артык импульсив булып китә. Талисман итеп аларга зөбәрҗәт ташын йөртергә кирәк.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru

Читайте нас: