Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 июнь , 15:23

Мәдәният гөрли

Республика җитәкчелеге эзлекле рәвештә Башкортстанда мәдәниятне үстерүгә ярдәм итә. “2023 елда гына да мәдәният өлкәсен үстерүгә 14 млрд сумнан артык акча юнәлттек – бу узган ел белән чагыштырганда 12,3 процентка күбрәк. Бу зур сан, ул безне сөендерә. Безнең бурыч – ел саен финанслау күләмен арттыру”, – ди Радий Хәбиров. Республикада дөньякүләм, халыкара һәм төбәкара мәдәни чаралар еш үтә. Мәсәлән, 2021 елның июнендә VI Бөтендөнья фольклориадасы 37 илдән бер меңнән артык катнашучыны һәм 60 мең туристны җыйды. Безнең районда да үтте бу чара. Узган елның җәе «Славянский базар в Сердце Евразии» гала-концерты белән истә калды. Шулай ук былтыр Уфада «Айда играть» Беренче Бөтенрусия уеннар фестивале узды. Анда 140 Русия уенчыгы ясаучы катнашты. Ике ел рәттән “Китап-бәйрәм” Халыкара китап ярминкәсе гөрләп үтте. Районыбызның мәдәният өлкәсендәге эшчәнлеге, беренче чиратта, авыл мәдәният учреждениеләре челтәрен саклауга, китапханә эшен камилләштерүгә, шулай ук халык иҗатын үстерүгә, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.  

Мәдәният гөрли
Мәдәният гөрли


Соңгы 5 елда республикада мәдәният өлкәсенең гомуми тупланма бюджеты:
- 2024 елда (прогноз) 14,486 млрд.сум,
- 2023 елда – 14,410 млрд. сум,
- 2022 елда – 12,705 млрд. сум,
- 2021 елда – 11,701 млрд. сум,
- 2020 елда – 11,619 млрд. сум,
- 2019 елда – 11,794 млрд. сум.
2024 елның 1 кварталында мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 44 778,26 сум тәшкил итте (2023 елның 1 кварталында – 40 452,61 сум), бу оешмаларда, шәхси эшмәкәрләрдә һәм физик затларда (хезмәт эшчәнлегеннән уртача айлык керемдә) ялланган хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакына карата 98,1 процентка туры килә.


Соңгы биш ел эчендә мәдәният өлкәсендә районда да төрле зур күләмле проектлар гамәлгә ашырылды.
Шуларның берсе булып 2019 елда традицион рәвештә балалар һәм үсмерләр иҗатының «Йәйгор» республика бәйгесе гөрләп узды (бу чара безнең районда 2009 елдан башлап уза). Ул туган республикабызның 100 еллык юбилеена һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлап үткәрелгән иде. Оештыручылары Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Борай районы хакимияте булды. “Йәйгор”ның төп максаты – талантлы балалар һәм яшьләр белән эшләү методикаларын эзләүгә һәм кертүгә, балалар һәм яшүсмерләр коллективларына һәм аерым башкаручыларга үзләренең иҗади потенциалын тормышка ашыру мөмкинлекләрен бирүгә юнәлдерелгән.
Елдан-ел чагурак балкып, анда катнашучы үсмерләр һәм балалар саны да арта бара. Бәйгегә Балтач, Благовар, Балакатай, Гафури, Тәтешле, Дуван, Илеш, Иглин, Борай, Мишкә, Миякә районнарыннан, Уфа, Агыйдел, Ишембай, Бөре, Салават, Яңавыл шәһәрләреннән 7-17 яшьлек 250дән артык яшь җырчы, биюче, сәнгатьле сүз остасы килгән иде. Бәйгечеләрнең осталыгын З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Фәрзәнә Сәгыйтова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде.
Борай районы данын “Энҗе” үрнәкле бию ансамбле, фортепиано ансамбле, нәфис гимнастика командасы, мода театры, кашыкчылар ансамбле, аерым вокалчылар яклады. Аларның һәркайсы бик күркәм чыгыш ясап, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды. Ә менә киң диапозонлы, искиткеч моңлы тавышлы Зиннур Исламов, “Әдрән диңгез” җырын башкарып, бәйгенең иң югары бүләге – Гран-прига лаек булды.
Быел әлеге «Йәйгор» республика бәйгесе традицион рәвештә августта безнең районда үтәчәк һәм ул Президентның Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылачак.
Ике елга якын (2021,2022 еллар) II Бөтенрусия этно-арт симпозиумы “Танып-Су” үтте. Проект кысаларында Башкортстан Республикасы Борай районы Ваныш-Алпавыт авылына Башкортстан Республикасының һәм Русия төбәкләреннән 10 көнгә рәссамнар чакырылган иде. Борай һәм күрше районнар территориясендә (Балтач, Тәтешле, Калтасы) яшәүче халыкларның традицион көнкүрешенә, тарихына һәм сәнгатенә чумып, рәссамнар «Танып легендалары» темасына әсәрләр иҗат иттеләр. Эш тамашачылар алдында ачык мәйданчыкларда узды, анда рәссамнар максатчан аудитория белән аралаштылар, аларны иҗат процессына авторлар яки модельләр сыйфатында җәлеп иттеләр.
«Иҗади лагерь» тәмамланганнан соң рәссамнар үз эшләрен симпозиумның «кырларында» тәкъдим иттеләр. Әсәрләр Борай авылының «Танып-Су» Арт-галереясенең сәнгать фондын тулыландырды. Галереядә «Танып легендалары» тематик күргәзмәсе оештырылды, ул күчеп йөрүче буларак, Иске Балтач, Югары Тәтешле, Калтасы авылларында экспонатлана.
Шулай ук симпозиум уздыру чорында район халкы, чакырылган рәссамнар, җирле һөнәрчеләр, иҗат кешеләре өчен мастер-класслар уздырылды.
2023 елның беренче апреленнән 30 сентябренә кадәр районыбызда “Җитеннән күлмәккә кадәр” проекты гамәлгә ашырылды.
Проект район халкын (гаилә төркемнәрен, шул исәптән тулы булмаган, авыр тормыш хәлендә булганнарны) халык һөнәренең кулдан туку күнекмәләрен үзләштерү аша иҗади эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелде.
«Җитеннән күлмәккә кадәр» проекты безнең районга хас булган халык тукымасы традицияләрендә «орлыктан әзер әйбергә кадәр» җитен тукыма ясауның тулы циклын кабатлый. Проектта катнашучылар апрель аенда проектның партнеры фермер хуҗалыгы биргән җирдә 1 гектар җитен чәчтеләр. Август аенда, уңыш җыеп алганнан соң, җитен җепкә кадәр эшкәртүнең барлык стадияләрен үтте. Шул ук чорда проектта катнашучылар өчен тукыма станогы төзелеше белән танышу һәм аларны реставрацияләү буенча осталык сәгатьләре узды. Проектта катнашучылар район китапханәсендә һәм Борай район мәдәният йортында тукыма техникасы буенча укулар уздылар, милли орнамент мотивлары белән таныштылар. Сентябрь ахырында йомгаклау вакыйгасы – җитен фестивале-бәйрәме узды, анда проектта катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм әзер җитен әйберләрен күрсәттеләр. Күргәзмә-ярминкә, осталык сәгатьләре һәм район фольклор коллективларының театральләштерелгән тамашалары оештырылды.
Проект кулдан туку турында халкыбыз гаиләләренең традицион яшәү рәвеше формасы һәм шуның белән бәйле фольклор традицияләре турында күзаллау бирә. Проектның мөһим этаплары вакыйгага туры килгән йолалар һәм бәйрәмнәр белән озата барылды.
2023 елның 26-27 маенда Борай район мәдәният йортында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, якташыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваның истәлегенә арналган “Кулъяулыгым төшеп калды Борай болыннарында” дип исемләнгән беренче төбәкара башкорт һәм татар халык җырларын башкаручылар бәйгесенең йомгаклау концерты узды. Әлеге проект Президентның Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Конкурс партнерлары булып Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика Халык иҗаты үзәге, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, “Туган тел” телеканалы, Борай авылының “Нур” сәүдә йорты ШЭ Фәюршин Илдус чыктылар.
Конкурс өлеше ике этаптан торды. Беренчесе оештыру комитеты конкурсантларны электрон почтага җибәрелгән видеоязмалар буенча бәяләде. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасыннан: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Теләче районының Теләче авылы; Башкортстан Республикасыннан: Уфа, Нефтекама, Туймазы, Бәләбәй, Яңавыл, Дүртөйле, Октябрьский, Агыйдел шәһәрләреннән, Борай, Балтач, Тәтешле, Караидел, Краснокама, Салават, Бакалы, Аскын районнарыннан һәм Ырымбур өлкәсеннән 70тән артык гариза бирелгән иде.
26 майда икенче сайлап алу турында 40тан артык башкаручы катнашты. Профессиональ һәм үзешчән башкаручылар аерым бәяләнде. Жюри рәисе булып Башкортстан Республикасының, Татарстан Республикасының халык, Русия Федерациясенең атказанган артисты, БР С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Дуслык ордены кавалеры, сәнгать белеме кандидаты, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры Идрис Газиев, жюри әгъзалары – Татарстан Республикасының халык артисты Зөһрә Шәрифуллина һ.б. булдылар.
Легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатын яраткан 3000нән артык тамашачы бу көнне мәйданда җыелды. Чарада җырчының бертуган абыйсы һәм сеңлесе дә катнашты. Финалистларның һәр чыгышы бүләкләү һәм жюри әгъзасының чыгышы белән үрелеп барды.
Жюри карары буенча Гран-при һәм Хәмдүнә Тимергалиева исемендәге премия иясе булып Тәтешле районыннан Гөлфинә Илтимирова танылды.
Безнең районнан катнашучылар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: үзмәшгуль башкаручылар арасыннан беренче урынга Җинан Исламова чыкты; тамашачылар симпатиясе призы Рәзифә Баһмановага эләкте. Номинацияләргә килгәндә, “Халык башкару сәнгате традицияләрен саклаган өчен” – Гөлсинә Биккинина, Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан “Яшьлек еллары” җырын оригиналь башкарган өчен Фаягөл Таһирова җиңүчеләр рәтендә булдылар.
2024 елның 25 маенда Борай авылының үзәк мәйданында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Русия Федерациясе Кораллы Көчләре яугире Вадим Заһиров истәлегенә багышланган “Бердәмлек ритмында” кашыкчылар ансамбльләренең республика фестивале узды.
Күптән түгел генә республика кашыкчылар ансамбльләре фестивале “Бердәмлек ритмында” Борай авылының балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан Президентның Мәдәни инициативалар Фонды һәм Борай районы муниципаль районы хакимияте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Фестивальдә безнең Башкортстан Республикасының иң көчле кашыкчылар ансамбльләре, шулай ук Луганск Халык Республикасының Петровское шәһәреннән кашыкчылар ансамбле (онлайн форматта) чыгыш ясадылар.
Проект Луганск Халык Рес-публикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында туганлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруга һәм ныгытуга, тарихи хакыйкатьне саклауга һәм үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән уртак мәдәни чарада катнашу аша яңа төбәкләрдән укучыларны Русиянең мәдәни киңлегенә җәлеп итүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерелде.
Шушы проектларның авторы, тормышка ашыручысы – район мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе начальнигы Илгиз Зөфәр улы Харисов. Нәкъ ул шушындый зур идеяләре белән төрле проектлар булдырып, грантлар отып, күпме халыкны мәдәнияткә җәлеп итә, тарихыбызны барлый.
Әлеге чаралар янә бер кат район халкының традицияләре, мәдәнияте, әдәбияты авыл халкында зур кызыксыну уятуын исбатлады. Бу безнең яшәешебездә, һәр бәйрәмебездә ачык чагыла.



Илгиз Харисов, район мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы, проектларның авторы:
– Безнең Борай районында җыр-биюгә, рәсем сәнгатенә, кул эшләренә сәләтле халык яши. Шулай ук билгеле җырчылар, биючеләр, драма артистлары, рәссамнарның туган җире дә ул Борай. Димәк, табигатьтән бирелгән сәләтләрне үстерергә тырышу, халыкныкын халыкка чыгару, шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү кебек эшләрне башкармау дөрес булмас иде. Шушы мәдәни һәм иҗади проектларны гамәлгә ашыру өчен республика, ил башлыклары тарафыннан булдырылган төрле мәдәни фондлар, грантлар булуы бик сөенечле һәм безгә зур ярдәм булып тора. Шуны да ассызыкларга кирәк, республика Башлыгы Р.Ф.Хәбиров тарафыннан районнарда үткәрелгән бренд чараларына акчалата ярдәм бирелә. Безгә ике ел рәттән этно-арт симпозиумын үткәрүгә бирелде.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: