Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 Май , 12:13

Китапка мәхәббәт китапханәче аша килә

Сүзем Зур Бадрак китапханәсе мөдире Нэля Нафикова турында. Ул Яңа Кизгән авылында туып-үсә. Бөре педагогия институтын тәмамлагач, район мәгариф бүлеге юнәлеше буенча Бадрак авылына балалар бакчасына эшкә урнаша. Шушы авыл егете Илдар белән гаилә корып, өч ул тәрбияләп үстерәләр.

Китапка мәхәббәт китапханәче аша килә
Китапка мәхәббәт китапханәче аша килә


– Гаиләбез тату, тырыш. Ирем алтын куллы. Улларым да, тормыш иптәшем дә миңа таяныч. Әтием дә мәдәнияттә бик күп еллар эшләгәнгәдер, мин дә китапханәгә эшкә күчтем. Ул вакытта Нәфисә апа Хабибдиярованың да: “Әйдә, син булдыра аласың”, – дип әйтүе дә булышлык иткәндер. Озак уйлап тормадым, китапханәгә эшкә урнаштым, – дип сөйләде Нэля Наил кызы.
Дистәгә якын гомерен китапханәче эшенә багышлаган Нэля ханым тынгысыз, эзләнүчән булуы белән аерылып тора, һәр үткәргән чарасына яхшылап әзерләнә. Үз һөнәренең остасы ул. Китапханәгә эшкә килгәннән бирле төрле кызыклы чаралар үткәрә, авылныӊ өлкән буын кешеләре белән аралашып авыл тарихын барлый, аларны киләчәк буын өчен теркәп бара. Нинди генә язучылар, журналистлар белән очрашу уздырмады ул, саный китсәң очына чыгарлык түгел. Җирле каләм тибрәтүчеләр дә китапханәнең еш кунаклары. Ничек җитешә ул барсына да дигән сорау еш туа. Ә бит һәр очрашуга сценарий язасы, чыгыш ясаучыларны әзерлисе, тамашачыны җыясы, чәй өстәле әзерлисе... Әлбәттә, эшеңне чын күңелдән яратмасаң, боларның берсенә дә җитешеп булмый.
– Китапханәче һөнәрен гаять киң кырлы, өстәмә белем бирүче дип әйтер идем мин, чөнки күпме байлыкка хуҗа бит без. Әдәби әсәрләр, энциклопедияләр, сүзлекләр, электрон дәреслекләр, таблицалар һ.б. Ә инде шушыларны укучыга җиткерү, тәкъдим итә белү китапханәчедән тора. Яңа кайткан китаплар, яңа чыккан газета-журналлар белән таныштыру өчен төрле ысуллар кулланам. Хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел түгел. Алар телевизор, компьютер, интернетны китап укудан өстенрәк күрә. Чөнки уйлыйсы юк. Минем иң зур теләгем, шушыларны укучыга җиткерү. Күп төрле әдәби иртәләр, викториналар, китап күргәзмәләре, әңгәмәләр үткәрәм. Бер генә язучының да юбилейларын билгеләми калмыйбыз. Хәзерге укучыга китапны күрсәтеп, исемен атау гына җитми, аны җәлеп итәрлек юллар эзләргә кирәк. Китапханә – информацион үзәк булырга тиеш. Заман белән бергә атлаучы китапханәче өчен хәзер бик күп мөмкинлекләр бар, – дип уртаклашты китапханәче.
Нэля Наил кызы һәрбер килгән кешене елмаеп каршы ала, мөлаем сөйләшә, киӊәшләрен бирергә тырыша. Шуңа күрә китапханәдән бер дә кеше өзелми. Кемдер китап алырга килсә, икенчесе хәл уртаклашырга... Китапханә – серле дөнья булса, китапханәче Нэля – шул серне чишәргә ярдәм итүче.
Мәктәп, балалар бакчасы, авыл биләмәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора китапханәче. Авыл, район, республикада үткән төрле чараларда да катнашырга вакыт таба безнең Нэля ханым. Авылын, кешеләрен һәм үз эшен яратып, күңел биреп башкарганга күрә барысына җитешә, һәркемгә игелек эшләп, шуннан тәм табып яши китапханәче Нэля Наил кызы.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: