Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 Май , 14:57

Милли киемнәр – күңел җәүһәрләре

Удмурт халкының традицион-гадәти өс киеме бик катлаулы түгел. Бу хакта безгә Алтаю авылы остабикәләре Руфина Миңлекаева, Рәмзия Тимеряева һәм Минзифа Хаҗиәхмәтова бәян иттеләр.

Милли киемнәр – күңел җәүһәрләре
Милли киемнәр – күңел җәүһәрләре

Бар халыкның да борынгыдан килгән, мәдәният өлкәсенә караган мирасының берсе ул – өс киеме. Аның күп гасырлык тарихы, милли аһәңне чагылдыручы үзенчәлеге бар. Милли киемнәр халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена кешеләр бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, шулай ук матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.


Удмурт халкының традицион-гадәти өс киеме бик катлаулы түгел. Бу хакта безгә Алтаю авылы остабикәләре Руфина Миңлекаева, Рәмзия Тимеряева һәм Минзифа Хаҗиәхмәтова бәян иттеләр.


Хатын-кызлар киеме комплексының нигезен озын күлмәк, яулык белән алъяпкыч, ә ирләрдә чалбар белән кыска күлмәк тәшкил итә. Гадәттә ирләр күлмәге тоташ буйлы, киң чабулы итеп тегелгән. Күлмәк иркен һәм озын булып, чалбар өстенә төшеп торган.


Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәкне бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр бар. Итәгенә төрле төстәге тасмалар, чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген бизәүнең борынгы алымы.


Ә менә алъяпкычның төсе бергә киелә торган күлмәккә яраклаштырылган. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең капма-каршылыгы кием аһәңлелеген бозмый, киресенчә, күркәмлек кенә өсти.


Хатын-кызлар башларына яулык бәйли. Ул да кигән күлмәкнең төсенә карап сайлана. Аякта бәйләнгән оекбаш белән калошлар. Ә удмуртларның иң кызыклысы – монисто. Ул – хатын-кызларның энҗе, тәңкәдән, төрле төстәге ташлардан ясалган традицион муенча бизәкләре.


Алтаю авылы остабикәләре милли киемнәрне тегеп кенә калмыйлар, монистоны да үзләре эшли.


Минзифа әби яшьлек чагыннан ук тегү белән кызыксына башлый. Киемгә кытлык чагында ул үзенә генә түгел, күршеләргә дә тегә.


Руфина һәм Рәмзия ханымнар тегү белән күптән түгел генә кызыксына башласалар да, осталыклары бар. Алар Алтаю авылының «Инвожо» халык фольклор ансамбленең әгъзаларына милли киемнәр тегәләр, монистолар эшлиләр. Кичләрен авыл клубына репетицияләргә җыелып, эскизларын уйлап табалар. Аннары үзләре кисеп, үзләре тегәләр. Башлыча, мамык һәм ефәк тукымалардан тегәләр.


–Кызганычка каршы, бүгенге көндә удмурт халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләре онытыла бара, яшь буынның милли киемнәребезне белмәве аеруча аянычлы хәл. Без шушы милли киемнәрне тегүне әбиләребездән, әниләребездән мирас кебек кабул итеп алдык. Дәвам итәргә дә тырышабыз. Бу, туган телебезне белү кебек үк, буыннан-буынга тапшырылып килергә тиешле йола. Шуңа күрә балаларны халкыбызның күңел бизәкләре, милли киемнәрнең нәфис бизәлеше белән таныштыру бик актуаль булып тора. Без үзебез генә тегеп калмыйбыз, балаларыбызга да сөйлибез, аларны да өйрәтәбез, бары тик теләкләре генә булсын, – ди Руфина ханым.


Алтаюлылар белән күптән аралашып торам. Шунысы үзенчәлекле, алар милли бизәкле күлмәкләрен сәхнәдә генә кимиләр, көнкүреш киемнәре дә удмурт орнаметлары белән тегелгән.


Өстәвенә, Алтаю авыл клубында кул эшләре түгәрәге киң үсеш алган. Анда авыл остабикәләре удмурт милли киемнәрендә курчаклар тегәләр. Бу бигрәк тә катлаулы эш.
Бүген халыкның күңел җәүһәрләрен саклау, яшь буынга милли гореф-гадәтләрне таныту, мәдәниятне үстерү өстендәге эшне дәвам итү зарур.

Милли киемнәр – күңел җәүһәрләре
Милли киемнәр – күңел җәүһәрләре
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: