Барлык яңалыклар
Мәдәният
26 апрель , 14:35

Моңга гашыйк егет

Яшь талант, виртуоз, гений... Ундүрт яшьлек Артур Ялаловны нәкъ менә шулай гына атыйсы кала. Аның иңнәрендә – Уфа, Дүртөйле, Яр Чаллы һәм башка бик күп районнар, шәһәрләр сәхнәләрендә чыгышлар, халыкара конкурсларда җиңүләр.

Моңга гашыйк егет
Моңга гашыйк егет


Талантлы малай җиде яшеннән балалар сәнгать мәктәбенә йөри башлый. Эмма Ибраһимова җитәкчелегендәге вокал, хор, сольфеджио дәресләренә йөри. Анда ноталар, музыкаль грамоталылыкны үзләштерә башлый. Рәсем дәресенә дә дүрт ел (җитәкчесе Рита Хәсәнова) йөри. Шулай итеп, кызыксынучан малай үз юнәлешен эзли. Шул вакытта аңа һәрвакыт фортепиано тавышларын ишетергә туры килә. Өч елдан соң, аңа 10 яшь булганда, Артур әти-әнисен фортепиано сатып алуларын һәм аны Эльвира Бәгъданур кызы дәресләренә яздыруларын сорый башлый. Әти-әниләре аңа синтезатор сатып ала һәм ул үзе өйдә уйнарга өйрәнә башлый һәм, ниһаять, Артурның хыялы тормышка аша: ул укытучы Эльвира Хәсәнова янына йөри башлый. Шулай итеп ул фортепианода уйнарга өйрәнә. Өйдә дә шөгыльләнү өчен фортепиано сатып алалар Ялаловлар.


Артурның казанышларына килгәндә, VII Бөтенрусия пианистлар конкурсында җиңеп, беренче дәрәҗә лауреаты, «Татарстан – талантлар Республикасы» республика инструменталь башкару конкурсының I дәрәҗә лауреаты, «MUSICUS VIRTUOUS» Халыкара виртуоз башкару конкурсының 1 дәрәҗә лауреаты, «Башкортстан Республикасында джаз көне» Бөтенрусия эстрада-джаз музыкасы фестиваль-конкурсында 2 дәрәҗә лауреаты һәм башка бик күп төрле конкурсларда җиңү яулау, дипломнар белән бүләкләнү.


– Артур – минем иң уңган укучыларымның берсе. Тырышлыгы, җитезлеге аркасында ул күп конкурсларда җиңү яулый. Киләчәктә ул бөтен дөньяга билгеле пианист булыр дип ышанам, – ди яшь егетнең музыкаль җитәкчесе Эльвира Бәгъданур кызы.


Әйе, иҗади күңелле кешеләр хискә бай, нечкә күңелле була. Алар тирә-ягындагыларга күңел җылысын бүләк итеп яши. Андыйларны, моңга гашыйк җан, диләр. Мәкаләмнең герое да нәкъ шундыйлардан.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: