Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 март , 14:36

Райондашыбыз белән горурланабыз

Башкортстан Республикасының Халык шагыйре Әнгам Атнабаевның әдәби мирасын һәм иҗади эшчәнлеген өйрәнүгә һәм пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен безнең танылган якташыбыз, «Раушаниям», «Җиз кыңгырау моңнары», «Арышларым» һ.б. популяр җырлар авторы Вәсил Карам улы Хәбисламов Әнгам Атнабаев исемендәге Тәтешле районы премиясенә лаек булды.

Райондашыбыз белән горурланабыз
Райондашыбыз белән горурланабыз

Шагыйрьнең якты истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән 2003 елда Тәтешле районы хакимияте тарафынан Атнабай исемендәге әлеге премия булдырыла. Ул әдипнең туган көне – 23 февраль көнне тапшырыла. Райондашыбыз 80гә якын җыр, марш, вальслар иҗат итә. Район һәм бөтен республика мәдәниятенә зур өлеш кертә. В. Хәбисламов “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була. Әлеге бүләкне аңа тапшыруы да гаҗәп түгел.

 

 Фото интернет челтәреннән.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: