Барлык яңалыклар
Мәдәният
21 Май 2021, 09:42

Моңы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр

Чалкак авылында күренекле композитор, фольклорчы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Солтан Габәшинең тууына 130 ел тулу истәлегенә Чалкак авылында эчтәлекле чара үткәрелде.

Авыл халкы, килгән кунаклар композиторның каберенә чәчәкләр салды. Аның чардуганын алыштыруда районның имам-хатыйбы Рифат хәзрәт, Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Әлфрид Дәүләтшин, “Ихлас” мәчетенең мәҗлес рәисе, “Ихлас” телевизион программасы авторы Мөхәммәд хәзрәт Галләм зур матди ярдәм күрсәткән. Солтан Габәшинең изге рухын искә алып догалар яңгырады.
Чараның икенче өлеше Чалкак авыл мәктәбендә дәвам итте.
Бүген Солтан Габәши исеме янә ишетелә, ә аның иҗаты татар музыкасы тарихында үзенең законлы һәм мактаулы урынын ала.
Читайте нас: