Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 апрель 2021, 10:10

Җырлап-биеп, сынауларга бирешмичә

22 апрельдә район мәдәният йортында онлайн форматта узган бәйгенең йомгаклау концерты үтте.

Пандемия сәбәпле, авыл мәдәният йортлары һәм клублар үзешчәннәре җыр-бию, нәфис сүз, фольклор чыгышларын сайтларда, социаль челтәрләрдә тамашачы хөкеменә тәкъдим иткән иде. Әлеге йомгаклау концертына иң-иңнәре сайланып алынып, искиткеч матур концерт булды. Кечкенәләрдән алып, өлкән яшьтәгеләргә кадәр талантлары белән сокландырды. Нинди генә чор булмасын, җыр-моң, биюләр кешегә күңелен күтәреп яшәргә ярдәм иткән. Пандемия дә халыкның рухын сындырмыйча, тулы канлы тормыш белән яшәүне туктата алмады. Моны районыбыз мәдәнияте хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр онлайн-концертның йомгаклау өлешендә ныклы исбатлады.
Читайте нас: