Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 апрель 2021, 16:30

Борайлылар джаз конкурсыннан җиңү белән кайтты

30 апрельдә ел саен Халыкара джаз көне билгеләнә. Бу вакыйга алдыннан, гадәттәгечә, 15 ел рәттән Уфада Г.Маркорова исемендәге “Маэстро Джаз” Бөтенрусия конкурсы уза.

Районның балалар сәнгать йортының фортепиано бүлеге укучылары менә инде берничә ел рәттән бу конкурста катнашалар. Әмирова Лилия, Нуртдинова Ирина, Мусин Радик, Низамов Тимур, Галимов Эмиль, Мәгъзумов Вадим, Вахитова Регина, Йөзлекбаева Динара, Йөзликәева Кадрия, Кәлимуллина Лилия, Җиһаншина Ләйсән, Сәетгалиева Эльвира – нәкъ менә шушы талантлы балалар безнең мәктәпне дә бу конкурста таныттылар. Конкурсның жюри рәисе Франкфурт-на-Майне (Германия) музыка академиясе доценты Д.Кәримов булды. Быел бу бәйгедә беренче тапкыр сәнгать мәктәбен тәмамлаган Тимур Маннанов (җитәкчесе Э.Хәсәнова) катнашып, лаеклы 2нче урынны яулады.

Тагын бер казанышны билгеләп үтми булмый, 1нче сыйныф укучысы Динара Сәетгалиева “Тере музыка” халыкара инструменталь башкару конкурсында шулай ук беренче урынны яулады.

Балаларга яңа җиңүләр һәм үрләр телибез!

Читайте нас: