Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 апрель 2021, 09:05

Иҗат чишмәләрегез саекмасын

Мәдәният хезмәткәре көне ул театр, китапханә, клуб, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре көне генә түгел, ә районыбыз биләмәсендә мәдәни-массакүләм чараларның күпсанлы тамашачылары, үзешчән сәнгатьтә катнашучы укучылар, авыл үзешчәннәренең уртак бәйрәме дә. Шушы бәйрәм уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган чара мәдәни тормышның йөзек кашларын җыйды.

Районда гына түгел, республика күләмендә танылган оркестр чыгышы белән ачылды бәйрәм кичәсе. Артабан мәдәният хезмәткәрләрен котларга сәхнә түренә район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Нуртдинов күтәрелде. Ул район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевнең котлау сүзләрен җиткереп: «Бу көнне без мәдәниятне үзенең һөнәре иткән, тормышын җиңелләрдән булмаган һәм халык өчен бик кирәкле шушы хезмәткә багышлаган һәркемгә ихтирам һәм хөрмәтебезне җиткерәбез. Районыбыз мәдәният хезмәткәрләре рухи кыйммәтләребезне сак-лау, арттыру, аларны түкми-чәчми халыкка җиткерү, авыл кешеләренең ялын файдалы, эчтәлекле итеп оештыру өчен бик күп көч куялар. Бөтенебез ял иткәндә дә алар эшлиләр, безнең өчен бәйрәм ясыйлар. Талантлы, үз эшләренең чын осталары булган мәдәният хезмәткәрләребез кешеләргә яктылык, мәрхәмәт чаткылары өләшәләр, матурлыкны күрергә, бәяләргә өйрәтәләр. Аларның иҗаты һәм тынгысыз көндәлек хезмәте белән районыбызда фестивальләр, концертлар, бәйгеләр үткәрелә, бер генә милли бәйрәм дә, авыл җыеннары да сәхнә осталары катнашлыннан башка узмый. Тырыш хезмәтләре тормышыбызны ямьләндерә, районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларын берләштерүгә, традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә. Төп вазыйфаларыннан тыш, клуб, китапханә, музей хезмәткәрләре авылларның җәмәгать тормышында актив катнашалар, торак пунктларны төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү буенча зур эш алып баралар. Үз эшегезгә бирелгәнлегегез, аны һөнәри осталык, югары җаваплылык хисе белән башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә!» – диде. Аннары Гемир Хаҗетдин улы мәдәният хезмәткәрләренә БР Мәдәният министрлыгының һәм район хакимиятнең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу дәрәҗәдәге бүләкләргә Кәшкәләү, Ваныш, Борай, Каенлык авыллары китапханәчеләре Рәсимә Гыйндуллина, Фларида Мусина, Ралия Муллаханова, Зинфира Нәсибуллина, Рәүфә Галиева исемендәге район мәдәният йортының музыкаль яктан бизәү мөдире Илфир Дәүләтшин, ветераннар халык хоры аккомпаниаторы Илшат Әхмәтов, район мәдәният йортының директоры Айдар Минниәхмәтов, Мамады авыл клубы мәдәни оештыручысы Лилия Атнафикова, Балалар сәнгать йортының укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зилира Сәетгалиева, Мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәлеге бухгалтеры Илида Әхмәтгалиева, район мәдәният йортының режиссеры Марат Фазлытдинов ия булды. Артабан сүз шушы өлкәне озак еллар җитәкләп килгән, хезмәткәрләренең эшләрен күреп, бәһалый белгән җитәкче Илгиз Харисовка бирелде. Ул барлык мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм уңаеннан тәбрикләп, киләчәктә дә бердәм булып эшләүләрен теләп, илһам чишмәләре кипмәсен, саекмасын дигән теләкләрен белдереп, бертөркем хезмәт алдынгыларына Мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәлегенең Мактау грамотларын һәм Дипломнарын тапшырды. Район мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Гөлшат Гомәрова да мәдәният хезмәткәрләренә күңеленнән чыккан җылы тәбрикләү сүзләрен юллап, республика мәдәният профсоюз комитетының Мактау грамоталарын тапшырды. Бу көнне тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Мәдәният хезмәткәрләренең сәхнә тутырып чыгыш ясаулары ямь өстенә ямь булды. Һәр чыгыш дәррәү алкышларга күмелеп каршы алынды һәм озатылып калды. Бигрәк тә «Жасмин» һәм «Дуслык» бию һәм кашыкчылар ансамбльләренең чыгышлары җылы кабул ителде.
Читайте нас: