Барлык яңалыклар
Мәдәният
9 март 2021, 12:15

Яз кояшы сирпи йөзегездә

6 март көнне Бакалы авылы китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булды. "Дөнья матур хатын-кызлар белән" дигән конөерт программасын китапханә мөдире Флүн Биктиев ачып, бирегә килгән гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, җыр бүләк тапшырды. Уеннарга бай чара җыр-моң һәм биюләр белән үрелеп барды.

Сәхнә ветераннары, авылның активистлары Клара белән Идрис Лотфуллинарның чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Ак яулыклы әби-апалар яшьлек еллары җырларын җырлап күңел ачтылар. Идрис аганың өздереп борынгы көйләрне гармун телләрендә санавы бирегә килгәннәр күңеленә хуш килде, алар аңа кушылып биеделәр. Сәвия апа Локъманованың да җырлары ямь өстенә ямь булып ятты. Бәйрәм чай табыны артында җылы мөгалләмәдә узды. Бәйрәм ахырында күмәк фотога төшеп, оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Читайте нас: