Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 февраль 2021, 18:50

Тыныч күк – сезнең өлеш

19 февраль көнне район мәдәният йортында “Төрле буын ир-атларына” дигән Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт оештырылды. Бирегә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары, муниципаль район хакимияте вәкилләре, районыбызның оешма-предприятиеләрендә эшләгән ир-атлар, тамашачылар җыелды. Мишкә һәм Борай районнары хәрби комиссары Сергей Васильев барлык ир-атларны бәйрәм белән тәбрикләде. «Русия Кораллы Көчләренең тарихы бик бай. Егетләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча да районда даими рәвештә төрле чаралар, сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрелеп тора. Үзләрен Ватанны саклауга багышлаган ир-егетләрне, хөрмәтле ветераннарыбызны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм, киләчәктә иминлек, оптимизм, сәламәтлек телим»,–диде ул. Концерт барышында тамашачыларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләү өчен Дәүләт Думасы депутаты Илдар Бикбаев та сәхнәгә күтәрелде. «Ватан азатлыгын саклау илебезнең һәр кешесенең изге бурычы булып кала. Менә 103 ел безнең Кораллы Көчләр Ватаныбыз сагында тора. Һәр ел яшь якташларыбыз Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә сынау үтә, аларның һәркайсы әтиләре һәм бабаларының изге традициясен лаеклы дәвам итә. Без барыбыз да аларның исән-сау, көч һәм сәламәтлек туплап, яңа һөнәрләр үзләштереп кайтуларын телибез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим»,–диде Илдар Зинур улы. Ул төрле елларда Ватанга тугрылыкка ант бирүчеләрне, армиягә китәргә әзерләнүчеләрне һәм хәзерге вакытта сроклы хезмәт узучыларны котлап, ветеран-интернационалистларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашучыларга РФ Дәүләт Думасының Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар Ватаныбызга булган мәхәббәтләрен һәм яшьләргә патриотлылыкның нинди булуын күрсәтү максатыннан хәрби киемнәрдән килгәннәр иде.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Ватанны саклаучылар көненә багышланган музыкаль бәйрәмдә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концертта халык һәм ретро җырлар яңгырады, төрле биюләр сәхнә күрке булды.
Читайте нас: