Мәдәният
28 Января 2021, 06:35

Милләтнең киләчәген кайгырткан өчен

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы берничә ел элек Уфада да барлыкка килә һәм Борайда да бүлекчә буларак ул үз урынын ала. Бүлекчә җитәкчесе итеп шагыйрә Фәнзия Мәкъсүтова билгеләнә.

Бу оешма хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, гореф-гадәтләрне, телне саклап калу, дөнья күләмендә барган икътисадый һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан чыгып оештырылган. «Ак калфак»ның район бүлеге үсеп килүче буында милли мәдәниятне һәм күпьеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү, туган телгә ихтирамны арттыру, татар мәктәпләренә һәм гимназияләренә ярдәм итү, милләтебезнең кием атрибутикаларын тегү-чигү һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар оештыру эшләрен башкара. Шул җәһәттән, Эльмира Аитова җитәкчелегендә өлкән буын вәкилләре белән «Наза» фольклор ансамбле оештырылган. Ансамбль үз чыгышларында районыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын ачык чагылдыра.
Шушы көннәрдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Фәнзия Мәкъсүтова татар балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев кулыннан «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара Берлеге медален алу бәхетенә иреште.
Читайте нас