Мәдәният
14 Января 2021, 14:30

Борайда – тел һәм фольклор экспедициясе

Бүген, 14 гыйнвар көнне, район мәдәният йортында Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе, Көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор Гөлфирә Абдуллина белән этноэкспедиция чикләрендә очрашу үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җирле халык, җирле фольклор, этнография, авыллар тарихы, җирле традицияләр, диалектны өйрәнү максатыннан чыгып оештырылган чарада районның тирә-як авылларыннан бик күп тарихчылар, крайны өйрәнүчеләр, шәҗәрә төзүчеләр катнашты. Бирегә килүчеләр Гөлфирә Абдуллина белән үзләренең авыл тарихы, ыруы, гореф-гадәтләре турында әңгәмә корды. Ул шулай ук Кәшкәләү, Яңа Тазлар, Кушманак һәм Каенлык авыл биләмәләренә кергән авылларда яшәүчеләр белән дә очрашып, тел диалекты буенча бик күп мәгълүмат алды.