Мәдәният
31 Декабря 2020, 21:00

Талантлар барланды

Борайда шушы көннәрдә балалар-үсмерләр иҗатының “Йәйгор” дип аталган алтынчы республика конкурсы югары оешканлык белән үтте. Район мәдәният йорты, Балалар иҗат йорты, мәктәпләр һәм башка хезмәт коллективлары республиканың унтугыз районыннан һәм шәһәрләреннән килгән кунакларны танталы кабул итеп, аларга чыгыш ясарга һәм күңелле ял итәргә мөмкин булган шартларын тудырды. Мәдәният йорты иртәдән кичкә кадәр балаларның шат авазларыннан шау-гөр килеп торды, сәхнә түрендә җыр-бию, нәфис сүз һ.б. жанрларда югары иҗади сәләткә ия булганнар көч сынашты. Әлеге бәйрәм тантанасын ачканда муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, Республика халык иҗаты үзәге генераль директоры Артур Әлибәков, конкурста катнашучыларны котлап, аларга уңышлар теләде. Ике көн дәвам иткән конкурсның Гран-приенә Стәрлетамактан үрнәкле халык инструментлары ансамбле һәм Чакмагыштан җыр остасы Эльвина Кәримова лаек булды. Беренче дәрәҗәле лауреат исеме Тәтешледән “Виктория” балалар бию коллективына һәм Агыйдел шәһәреннән килгән яшь җырчы Влад Лусниковка бирелде. Икенче урынны Борайның “Дуслык” халык биюләре ансамбле һәм Бөре шәһәренең халык цирк сәнгате студиясе яулады. Мәләвездән “Экспромт”, Краснокамадан ”Эльян” үрнәкле фольклор бию ансамбльләре һәм Иглин районыннан Сафина Ибраһимова өченче урынны алуга иреште. “Традицияләргә тугрылык”, “Иң яхшы инструменталь башкаручы”, “Халык җырларын саклап башкаручы” номинацияләрендә Борайдан Альбина Габделхакова, Даян Минәҗев һәм фортепиано дуэты бар иде. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурсны йомгаклау тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, анда катнашучыларны, җиңүчеләрне котлап, сәхнә сөюче балалар, яшь буын үсеп килүен, аларның киләчәктә дә актив, тәртипле булачакларына ышаныч белдерде. Республика халык иҗаты үзәге генераль директоры урынбасары Нәфисә Тулыбаева, конкурсның югары оешканлык белән үтүен билгеләп, аны оештыручыларга, оста итеп алып баручыларга, гомумән, борайлыларга һәм ерак юлларны якын итеп килүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде. Р. Шәймөхәмәтов.

Читайте нас