“Автоледи–2017”
Күптән түгел район мәдәният йорты алдындагы мәйданда автомобиль сөюче гүзәл затлар машина йөртү осталыгы буенча көч сынашты. Әлеге конкурсны ДОСААФ һәм ЮХХДИнең район бүлекләре, хакимиятнең яшьләр сәясәте секторы оештырды. Чарага җыелучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Алик Әхмәдиев сәламләп, катнашучыларга уңышлар теләде. Хәзерге заманда руль артына утыручы хатын-кыз гадәти хәл. Ир-атлардан бер дә калышмыйча, гүзәл затлар юлларда үзләрен кыю тота. Хатын-кызлар машина йөртүгә бик җаваплы карый, юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә тырыша. Тик шул ук вакытта, статистикадан күренүенчә, нәфис затлар гаебе белән аварияләр очраклары арта, чөнки алар гадәттән тыш хәлләрдә югалып калучан. Шуңа да бу конкурсның үткәрелүе очраклы түгел. Ул юл-транспорт вакыйгаларын киметү, юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау максатыннан үткәрелде. Хатын-кыз водительләр юл йөрү кагыйдәләрен белүләре, табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү, автомобильне махсус билгеләнгән участокта йөртү буенча сынау тотты. Бәйгедә катнашкан сигез конкурсантка – барысы да биремнәрне уңышлы үтәде. Баллар исәпләнеп, нәтиҗәләр ясалды. “Автоледи – 2017” исеменә Эльвира Зиннәтуллина лаек булды. Юлия Гыйльманова, Динария Камалтдинова, тиңдәшле рәвештә, икенче, өченче урыннарны яулады. – Гүзәл затларыбызның конкурста уңышлы гына чыгыш ясаулары, әлбәттә, сөендерә. Хәтта кайбер ир-атлар өчен аларның машина йөртүе үрнәк булып тора, – диде ЮХХДИнең район бүлеге начальнигы Азат Әлимбәков бүләкләү өлешендә. Чара район мәдәният йорты артистлары, сәләтле яшьләр чыгышлары белән үрелеп барды. А.Фазлетдинова.