Мәдәният
17 Апреля 2020, 09:05

Милли кием урыны сандык түгел!

Игътибар иткәнегез бардыр: соңгы елларда милли кием чын-чын¬лап модага керде. Сабантуй, башка берәр күләмле чарамы, хатын- кызлар башына калфак кия. Милли бизәкле сумка, алка, муенса кебек бизәнү әйберләре бүген бик күп гүзәл затларның тартмасын¬да бар.

Рәсми эштә эшләүче затлар арасында да милли колоритлы кием салым киючеләрне очратырга туры килгәли. Дөрес, һәрвакыт түгел, шулай да аерым чараларда шартын туры китерергә тырышалар. Менә шундый матур йола юкка чыкмасын өчен төрле чаралар оештыралар. Милли костюмнар көнен бәйрәм итү алдыннан Башкортстанның халык иҗаты үзәге Интернет-флешмоб башлап җибәрде. Безнең районда яшәүче төрле милләт вәкилләре дә бу чарага бердәм кушылып, үзләренең киемнәрен күрсәттеләр. Удмурт, башкорт, татар, мари, урыс халыкларының милли бизәкләре, киемнәре бу чарада ачык чагылыш тапты. Бигрәк тә Алтаю, Мамады, Тепляк, Байшады үзешчән сәнгать осталары һәм районның барлык культура хезмәткәрләре дә флешмобта бердәм катнаштылар.
#милликейем #национальныйкостюм
Читайте нас