Мәдәният
16 Марта 2020, 13:00

Мәдәниятле халык — бай халык

Башкортстанда клублар, сәнгать мәктәпләре яңартыла һәм төзелә

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары кысаларында Башкортстанда күп эшләр башкарыла.

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты 3 федераль проектны үз эченә ала: “Мәдәни мохит”, “Иҗади шәхесләр” һәм “Санлы мәдәният”. Аларга бүленгән 6,3 миллиард сумның төп өлеше мәдәният йортлары төзүгә, реконструк­цияләүгә һәм модернизация-ләүгә сарыф ителәчәк. Авылларда мәдәни инфраструктураны үстерүгә басым ясалачак. Планда шулай ук Интернет белән җиһазланды-рылган яңа китапханәләр ачу, иҗат коллективларына ярдәм күрсәтү һәм милли мәдәниятне үстерү каралган.
Шулай ук, Башкортстанда балалар сәнгать мәктәпләре яңартыла һәм төзелә. Мәсә-лән, март башында Уфаның Затон микрорайонында 150 урынга исәпләнгән Әдһәм Искуҗин исемендәге 9нчы балалар музыка мәктәбенең яңа бинасы ачылды. Бу мәктәптә 300гә якын бала укый һәм 40 укытучы эшли.
Уфа шәһәре мэры Өлфәт Мостафин социаль челтәр­ләрдә, музыкаль дәресләр белән беррәттән, төркем дәресләрендә балалар әлеге өч катлы иркен мәктәптә хореография белән дә шөгыль­ләнә алачак, дип язды. Өстә­венә, Әхмәтов урамындагы иске бина, элеккечә, музыкаль мәктәп булып калачак.
Мәдәният министры Әми­нә Шәфыйкова күптән түгел узган ведомство коллегия-сенең киңәйтелгән утырышында быел, шулай ук, Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында 100 урынга исәп-ләнгән һәм Миякә районының Кыргыз-Миякә авылында 120 урынлык балалар сәнгать мәктәпләре төзелешен проектлау эшләре башлануы турында сөйләде.
Министр белдерүенчә, Президент Владимир Путин­ның май указын үтәү максатында, “Мәдә­ният” гомумдәү­ләт проекты кысаларында авылларда балалар сәнгать мәктәплә­ренең 26 филиалын булдыру планлаштырыла, алар яңа төзел­гән клуб төрендәге учреж­де­ниеләр белән бер түбә ас­тында урнашачак. Башкортстан Башлыгы Указы ниге­зендә 2024 елга республикада 10 балалар сәнгать мәктәбе төзе­ләчәк. Соңгы өч елда республикада сәнгать мәктәплә­ренә йөрү­че балалар саны-ның 17,5 процентка артуы да сөен­дерә.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада шактый күп конкурслар үтә. Мәсәлән, агымдагы елның 23-28 ноябрендә Заһир Исмәгыйлев исемен­дәге Уфа дәүләт сәнгать институты базасында Александр Давидович Франк исе-мендәге II Халыкара пианист­лар конкурсы узачак.
Конкурста балалар музыка, сәнгать мәктәпләре, урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре студентлары һәм аспирантлары катнаша алачак. Бәйге программасы кысаларында пе­да­гогларның осталык дәрес-ләре дә оештырылачак. Узган елда бу конкурска Ру-сиянең 10 шәһәреннән катнашучылар җыелган булган. Агымдагы елда алар саны күбрәк булуы көтелә.
Бу проектны тормышка ашыру кысаларында яшьләр­гә зур игътибар бүленә. Шундый юнәлешләрнең берсе — Башкортстанда талантлы яшьләр өчен музыка, театр һәм хореография сәнгате өлкәләрендә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча грантның гамәлгә куелуы. Агымдагы елда бу максатта 50 миллион сум бүленәчәк. Ел саен биреләчәк грант кадрлар әзерләүгә, иҗади яшьләргә, иҗтимагый оешмаларга, ирекле хәрәкәтләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән һәм “Иҗади кешеләр” проектын тормышка ашыру максатында гамәлгә куелган. Грант бирү тәртибен республика Хөкүмәте әзерләячәк, аңа финанс чыганаклар табу бурычы йөкләтелде.
2020 елда Русиянең 60тан артык субъекты Русия Президенты йөкләмәсе нигезен-дә балалар сәнгать мәктәп-ләрен капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә федераль бюджеттан акча алачак.
Русиянең мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова илнең Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы үзәк комитетының VI пленумында чыгыш ясаганда Президент карары белән балалар сәнгать мәктәпләрен капиталь ремонтлау һәм ре­конструкцияләүгә ел саен 3,4 миллиард сум бүленүен бил­геләде.
Аның сүзләренә караганда, бу сумма “Электрон бюджет” системасына кертелгән. “Безнең бурыч – тармак хез­мәткәрләренә алар рәхәт­ләнеп эшләсен өчен шартлар тудыру”, — диде Ольга Ярилова. Министр урынбасары модельле 134 китапханә булдыру нәтиҗәсендә аларга килүчеләр өчен генә түгел, хезмәткәрләр өчен дә шартлар яхшыруын билгеләде. Китапханә хезмәткәр­ләренең уртача яше дә сизелерлек “яшәр­гән”. Утырышта төбәк­ләр вәкил­ләре, шулай ук, яңа техноло­гияләр кертү һәм мәдәният хезмәтләренә карата таләп­ләр арту яңа ком­петенция­ләргә ихтыяҗны күтәрә, дип билгеләп үтте.
Ольга Ярилова белде­рүен­чә, хәзерге вакытта әй­дәп баручы профильле югары уку йортлары базасында 11 белем бирү үзәге эшли, әмма бу процесс, шул исәп­тән, төп мәдәният учреж­дениеләрен – музейларны, китапханәләрне дә җәлеп итүне таләп итә. Анда кеше-ләр тар белгечлекләр буенча белемен арттыра алачак.
Әйткәндәй, 2020 елның 23 мартыннан 9 апреленә кадәр Русиянең Мәдәният министрлыгы “Мәдәният” го­мумдәүләт проектының “Мә­дәни мохит” федераль проекты кысаларында 2021 елда муниципаль модельле китап­ханәләр оештыруга Русия субъектларын конкурс ниге­зендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итә.
Модельле китапханәләр төзү бәйгесендә мәдәният йортларының яки мәдәни-ял үзәкләренең структур бүлек-чә­ләренә кермәгән аерым юридик берәмлек булган муниципаль китапханәләр катнаша ала.
Конкурста җиңгән муниципаль китапханәләргә — 5 миллион сум, үзәк район китапханәсе яки үзәк шәһәр китапханәсе статусына ия муниципаль китапханәләргә 10 миллион сум күләмендә акча бирелә.
2019 елда конкурс ниге­зендә сайлап алу нәтиҗә­ләре буенча Башкортстанда агымдагы елда 3 модельле китапханә барлыкка киләчәк: Благовар (үзәк район китап-ханәсе), Дүртөйле (Әсән авыл китапханәсе-5нче филиал), Туймазы (Кандра авыл китапханәсе) районнарында. Аларны оештыруга Башкортстан федераль бюджеттан 20 миллион сум алачак. Бу акча муниципаль китапха-нәләр эшчәнлеген модерни-зацияләүгә һәм алар­­да нәти­җәле идарә модельләрен кертүгә юнәл­телә.
Модельле китапханә­ләр­не булдыру проектының максаты — хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү, китапханәләр фондының Интернетка керү мөмкинлеген арттыру һәм заманча китапханә киңлеге булдыру.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында 2019 елда 4 авыл мәдәният йорты төзелде, шул кадәре үк төзек­ләндерелде, 12 авыл күп­функцияле клубы ачылды. Модернизацияләнгән 10 кинозал ачу өчен федераль бюджеттан акча алынды.
Зөһрә ИСЛАМОВА.

#нацпроект #национальныепроекты
Читайте нас