тотынса да кулы эшкә ябешкән аның, башлаганын һәрвакыт ахрына җиткермичә кала торганнардан түгел ул. Соңгы елларда сәйләннәр (бисер) белән чигү, аларны кулланып төрле агач, чәчәкләр ясау осталыгына да ия булган. Әлеге вакытта Чалкак мәктәбендә укыган кызы Галия белән дүрт еллап инде шушы шөгыльләреннән аерыла алмыйлар. Әз генә буш вакытлары килеп чыгу белән әниле-кызлы икәүләшеп, серләшә-серләшә сәйләннәр тезә башлыйлар. Аларга осталыкларын үстерер өчен журналлар һәм интернет челтәре дә ярдәмгә килә. Күңел бизәкләре төрле төстәге сәйләннәргә салынып күркәм эшләнмәләр барлыкка килә. Бу мавыгу һәр кешегә нәззәкәтлек өсти, фантазияне баета, бармак очлары сәйләннәр ярдәмендә үзенчә массажланып моторика да ныгый. Гомумән, һәр шөгыльнең файдасы булган кебек сәйләннәр белән эшләүнең дә санап китсәң яхшы яклары күп. Миләүшә апа һәм Галия тик торырга бер дә яратмыйлар, шушындый сәйләнле гүзәллек тудыралар.