Мәдәният
28 Февраля 2020, 09:20

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем...

Яңа Бикмәт авылы мәдәният йортында Вострецово авыл биләмәсе үзешчәннәре татар һәм башкорт халкының “Шәл өмәсе – кулалмаш” йоласын сәхнәләштерде.

Бу йолада үз эченә “Кич утыру” йоласының элементларын сыйдырган. Әмма бу йолада төрле кул эшләре алып килмәгәннәр, шәл өмәсе үткәрүче хуҗага кәҗә мамыгын язу, тетү-аялау, эрләү, кату һәм бәйләп, юып, киергегә тарттырып кайтып китү мәшәкатьләре башкарылган. Ял минутларында биеп, уеннар уйнап алганнар. Ә такмак әйтешү, җырлау һәм табышмаклар чишү эшнең барышына һич кенә дә комачауламаган.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас