"Җиңү салюты" район фестивале уңаеннан оештырылган чара матур чыгышлар белән үрелеп барды.
Бигрәк тә Шабай авылы үзешчән сәнгать осталарының фольклор күренеше күпләрнең күңелен дулкынландырды. Бирегә бихисап тыл ветераннары да чакырылган иде.
Аларны хөрмәтләү һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан район хакимиятенең муниципаль хезмәт, кадрлар һәм юридик эшләр бүлеге начальнигы Эдуард Мирошниченко ветераннарга юбилей медальләре тапшырды.
Ахырда "Мәңгелек ут" капсуласын Борай авыл биләмәсе башлыгы Азат Латыйпов район мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Харисовка тапшырды.