Мәдәният
25 Февраля 2020, 17:55

Фестивальнең соңгы чыгышлары

Бүген, 25 февраль көнне Кушманак мәдәният йортында зур тантана булды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Мәңгелек ут" капсуласы тапшырылды.

Бу җәһәттән авыл клубы сәхнәсендә эчтәлеккә бай, чагу чыгышлы 20 номерлык концерт программасы күрсәтелде һәм "Су буенда" исемле фольклор күренеш куелды. Район мәдәният йорты начальнигы, жюри рәисе Илгиз Харисов матур чыгышлардан соң авыл халкын бәйрәм уңаеннан котлап, районда барган фестиваль хакында сөйләп китте. Кушманак авыл биләмәсе башлыгы Ирек Камалов чараның символы "Мәңгелек ут" капсуласын Борай авыл биләмәсе башлыгы Азат Латиповка тапшырды. Иртәгәсе көнне Борай авыл клубында фестивальнең соңгы чыгышы була.
Читайте нас