Мамады, Әҗәк, Мулла авылларының чыгышы күңелгә үтеп керерлек булды. Җанлы музыка озатуында башкарылган җырлар күңел кылларын тибрәтте. Шулай ук удмурт халкы биюләре, җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. Өч авылдан җыелган халыкны бер концерт итеп сәхнәгә чыгару урындагы мәдәният хезмәткәрләренең бердәм эшләвен күрсәтеп тора. Бигрәк тә Чулпан Биккининаның мордва, башкорт һәм татар биюләре чарага ямь өстәде. "Мәңгелек ут" капсуласы Кузбай авыл биләмәсенә тапшырылды.