Бигрәк тә Иске Карагыш авылының үзешчәннәре күмәк җыр һәм бию белән уңышлы чыгыш ясадылар. Кәшкәләүнең сәнгать осталары арасында мәктәп укучыларының куп булулары да чарага ямь остәде. Бакалы һәм Даутлар авылларыннан ялгыз җырчы Флүн Биктиев, Рафыйк Хаматнуров чыгышларында хәрби тема ачык чагылыш тапты. Дамира Вафина башкарган "Кыр казлары" шигыре тамашачы күңеленә хуш килде. Тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк булуы биредә яшәүчеләрнең концертка сусауларын күрсәтте. Ваныш авыл биләмәсеннән алып кайтылган "Мәңгелек ут" капсуласын Кәшкәләү авыл биләмәсе башлыгы Дамир Әхмәтов Әҗәк авыл биләмәсе башлыгы Айрат Мөхәяровка тапшырды. Алдагы чара Әҗәк авыл биләмәсенә кергән авылның сәнгать осталары чыгышында була.