Мәдәният
5 Февраля 2020, 13:30

Милли рухлы кызчык

Әминә Исламовага дүрт яшь. Ул әнисе Алсу һәм әтисе Илшат белән Саратов өлкәсендә яши. Кызчык Борайда яшәүче нәнәсе Наилә Дәүләтгәрәева янына кунакка бик шатланып кайта.

Добавить в предпочтительные источники Google
Наилә нәнәсе оныгын туган телдә сөйләшергә өйрәтә. Икәүләшеп төрле милли киемнәр тегәләр. Кечкенә Әминә татар һәм башкорт халкының бизәнгечләрен дә үз итә. Анысын да нәнәсе белән тегеп, бергәләшеп бизиләр. “Милли бизәк” семинар-практикумына да Әминә Исламова башкорт кызлары киемендә килгән иде. Аңа барысы да сокланып, афәрин, матур кыз, диештеләр.
Миләүшә Әхмәтҗанова.