Халыкны авыл биләмәсе башлыгы Илдус Мидатов яңа 2020 ел белән тәбрикләп, яхшылыклар, уңышлар теләгән. Мәктәп укучыларының җыр-биюенә барысы да соклансалар, Рәүфәнә Исхакованың моңына авылдашлары һәм кунаклар таң калган. Айгөл Муллаярова белән Гүзәл Исхакова әзерләгән эчтәлекле бәйрәм кичәсе программасын барысы да яраткан. Кыш бабай, Карсылу силасаулыларның күңелен күтәреп, яңа елга дәртләндергеч теләкләрен җиткергән. Аларның күчтәнәченнән берәү дә өлешсез калмаган. Яңа ремонт кичергән клубта Яңа ел кичәсе башка еллардагыга караганда да җанлырак үткән. Яңа ел чыршысының ылыс исе башларны әйләндергән!