Бакалы авыл китапхәнәсендә “Планета буйлап Яңа ел атлый!” дип аталган күңел ачу кичәсендә катнашучылар укучылар белән тылсымлы әкият иленә сәяхәт иттеләр, җырлап-биеп, кызыклы уеннарда катнашып күңел ачтылар. Китапханәче Флүн Биктиевның җырлары күңелгә хуш килде. Илдар Гайнетдиновның да чыгышын авылдашлары зур алкышларга күмде. Кыш бабай бүләкләренә ихлас күңелдән шатландылар. Бәйрәм уңаеннан оештырылган лотерея уены да чарага ямь өстәде. Өлкәннәр: “2020 ел бәхет, шатлык, саулык, байлык алып килсен, озак еллар бергәләшеп бәйрәмнәрне каршы алырга язсын”, -дигән изге теләк белән таралышты.