Мәдәният
4 Января 2020, 12:10

Мәйданда “Кышкы уеннар” гөрләде

Бүген, 4 гыйнвар көнне, Үзәк мәйдан шау-гөр килеп торды

“Кышлы уеннар” безнең Борай халкы өчен матур традициягә әверелгән бәйрәмнәрнең берсе. Ел саен Яңа елның беренче көннәрендә район халкы шушы бәйрәмгә җыела. Быелгысы да искәрмә булмады. Балалар иҗат йорты тәрбияләнүчеләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм программасы олысын-кечесен сәхнә алдына җыйды. Бәләкәчләр белән флешмоб биюләр аеруча матур булды. Бирегә килүчеләрне район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов, район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин котлады. Бәйрәм күрке булган Кыш бабайлар парадын һәркем көтеп алды. Бер урында барган спорт уеннары да бик күп халыкны җыйды. Яшь кенә егетләрнең бер-берартлы гер күтәрүе, бәләкәй малай һәм кызларның чаңгы киеп йөгерүе, әниләрнең балаларын чанага утыртып ярышулары – һәммәсе-һәммәсе игътибарны җәлеп итте. Бала-чага рәхәтләнеп тау шуды, өлкәнрәкләр сәхнәдән җыр-биюләр карады. Мәйдан гөрләп торды, бәйрәм бик күңелле булды.
Читайте нас