Елдагыча “Кышкы уеннар”да Кыш бабайлар парады бик күрләрнең игътибарын җәлеп итте. Урам тутырып килгән Кыш бабайлар, Карсылулар, ел символы булган Күсе-Тычканнар, Убырлы карчыклар, Песиләр, Аюлар янында Кыш бабайның машинасында “Крик” фильмының төп герое, куркыныч Өрәк булуы бераз көефне кырды кыруын, әмма Яңа ел бәйрәмнәре бит, бу бәйрәмдә төрле кызыклар һәм уйланмаган нәрсәләр булырга мөмкин. Мәйданга килеп кергәч тә Кыш бабайларны халык уратып алды. Бергәләшеп биюләрдән тыш, шушы әкият геройлары бергәләшеп әйлән-бәйлән уйнады да әле. Кайда карама Кыш бабай яки Карсылу басып тора. Бәйрәм кәеые булдырыр өчен күп тә кирәкми шул: саф һава, бердәм булып җыелу һәм аз гына әкият, могҗиза. Бәйрәм белән, райондашлар!