Райондашларыбыз концертны бирелеп, күренекле җырчыны ихлас ихтирам итеп, мөкиббән китеп карады. Бихисап рәхмәт сүзләре җырчыбызга юлланды. Якташларыбызның Хәмдүнә Тимергалиеваны яратуы аның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршылавыннан күренеп торды. Чөнки бу легендар шәхесне Борай җире тудырган, Борайда иҗат канатларын ныгытып, дөньяви җыр мохитенә юл алган ул. Яратабыз, Сезне Хәмдүнәбез!