Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 декабрь 2019, 11:30

Театрның 100 еллыгына багышланган китап тәкъдим ителде

Республикада Владимир Путинның май указларын үтәү өчен “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында төрле юнәлешләрдә байтак эш алып барыла.

Кичә Башкорт дәүләт академия драма театры бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан бу көнне Опера һәм балет театрының «Эрмитаж» музеенда "Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры" китабын тәкъдир итү булды.
"Тарих һәм хәзерге заман очерклары»ның төзүчеләре һәм фәнни концепциясе авторлары - театр белгече, тәнкыйтьче, сәнгать фәннәре кандидаты Айсылу Сәгыйтова һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Гөлсөяк Сәламәтова.
Театрның 100 еллыгына багышланган басма 2 томда урыс һәм башкорт телләрендә чыкты. Башкорт теленә тәрҗемәне танылган язучы, журналист Сәрвәр Сурина башкарды. Китапның дизайнеры - Марат Рәхимов.
Презентациядә Олег Ханов бу китапта башкорт театры барлыкка килүнең чишмә башында торган кешеләрнең язмышлары бөртекләп җыелуын билгеләп үтте, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Китапларны «Китап» нәшриятында сатып алырга мөмкин.
#нацпроект #национальныепроекты
Читайте нас: