Күптән түгел Нефтекамада “Браво!” VII республика академик вокал буенча конкурс үтте. Быел ул республика төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән 50дән күбрәк коллектив катнашты.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында билгеләнгән гомумдәүләт проектлары арасында мәдәниятне үстерүгә юнәлтелгәннәре дә зур игътибарга лаек. Башкортстан элек-электән профессиональ җырчылары белән генә түгел, үзешчән колликтивлар белән дә билгелелек яулады. Әлеге чарада да аларның чыгышлары зур алкышларга күмелде. Шунысы куанычлы, анда балалар да, яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә зур теләк белән катнашты. Конкурсның шарты — җырлар башкорт авторларыныкы булырга тиеш иде, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Шунысы да мөһим, ил җитәкчесе билгеләгән бу бурычлар мәдәниятне, яисә башка өлкәне үстерүгә генә түгел, үз төбәгебезнең билгеле шәхесләрен, аның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнүгә дә булышлык итә.