Айназ белән Алмаз - игезәкләр. Республикада киң билгеле гармунчы-җырчылар Айдар белән Алмаз Юнысовлар кебек! Егетләр икесе дә да музыкант һөнәрен үзләштерә. Алмаз - фортепианода, Айназ баянда уйный. Икесе дә матур җырлый. Уку йортында бер генә чара да алар катнашлыгынан башка узмый, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Егетләр 6 яшьтән биредәге “Йолдыз” үрнәкле вокал студиясендә шөгыльләнә. Рыскужиннар республика, Русия җыр бәйгеләре лауреатлары гына түгел, Болгариядә үткән “Болгария розалары” халыкара конкурсында I дәрәҗә лауреатлар булып танылган.