Күптән түгел Балтач районында яңа кино залы ачылды. Моның өчен “Мәдәният” проекты кысаларында муниципалитет 5 миллион сум грант алды.
Кино залы урындагы Мәдәният сараенда урнашкан һәм 250 урынга исәпләнгән. Анда тиешле җиһазлар куелган. Хәзер балтачлылар атнасына дүрт тапкыр яңа кино карап хозурлана ала, дип хәбәр итә "Кызыл таң".