Киңәшмәне Русия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы, Русия дәүләт китапханәсе һәм Русия милли китапханәсе оештыра.Чарада көн кадагындагы күп мәсьәләләр тикшереләчәк: болар - Русиядә Китапханәләр эшенең үсеш концепциясен, “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында модельле муниципаль китапханәләр булдыру, Дәүләт электрон китапханәне тулыландыру, китапханә фондларын озак вакытка саклау, китапханә белгечләренең компетенциясен үстерү һәм башкалар, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Киңәшмәдә Башкортстанның Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе директоры Юлдаш Ураксин да катнашачак.