Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 октябрь 2019, 17:37

Үткәннәрне онытырга ярамый

Бүген, 16октябрь көнне, Борайдагы “Танып-су” Арт-галереясындадекоратив-прикладной иҗат остасы Альбина Нафикова күргәзмәсенең презентациясеүткәрелде.

Биредә татар-башкорт авыл өенең күренешләре, кулланышта кирәк булган йорт кирәк-яракларын карарга һәм алар турында Альбина Кадим кызының кызыктыргыч бәянен тыңларга да мөмкин иде. Биредә урак, җитен уру, палас сугу, читән үрү һәм башка бик күп төрле борынгы шөгыльләр турында да тулы мәгълүмат бирелде. Шулай ук Бөре тарихи музее янында “Ефәк юл” туку үзәге җитәкчесе Роза Вәкил кызы Гарифуллинаның чыгышын да күргәзмәне манзара кылырга килүчеләр зур кызыксыну белән тыңлады.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: