Мәдәният
16 Октября 2019, 13:37

Чара бәйрәмгә әверелде

Бүген, 16 октябрь көнне, Бөтендөнья Фольклориадасы – 2020 чарасы кысаларына ярашлы, Борай район мәдәният йортында “Фольклор бәйрәмнәрен оештыру һәм үткәрү” семинар-практикумы булып үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Семинар-практикумның укыту-методик бүлеге тәүдә “Танып-су” Арт-галереясендә үтте. Артабан район мәдәният йортында Уфадан килүче кунаклар – Халык иҗаты республика үзәгенең методик һәм мәгълүмат-аналитик бүлек мөдире Эльмира Ямлеханова, әйдәүче белгечләре Эвелина Петина, Наилә Зарипованы, шулай ук чарада катнашучыларны, тамашачыларны район мәдәният йорты директоры Айдар Миниүеәхмәтов сәламләде. “Район мәдәният учреждениеләрендә фольклорны тергезү һәм үстерү, өйрәнү анализы” буенча район мәдәният йортының мәгълүмат-аналитик эше буенча әйдәүче методисты Рита Нургалиева чыгыш ясады. “Күп милләтле халыкның фольклор байлыгы һәм район тарихы” турында БРның атказанган мәдәният хезмәткәрее һәм РФнең мәгариф отличнигы Алия Хәйруллина сөйләп үтте. “Өченче санлы мәктәп үрнәгендә балалар фольклорының үсеше” дигән темага шул мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гайнетдинова чыгыш ясады.
Чараның икенче өлеше булып милли мәйданчыкларда районыбызның Тепляк, Иске Карагыш, Борай, Алтаю, Шөкшән авылы үзешчәннәренең җыр-биюләре тәкъдим ителде. Соңыннан бөтенләе белән бәйрәмгә әйләнеп киткән чараның мастер-класс өлешендә төрле милләтнең баш һәм өс киемнәрен тегү, ясау, палас сугу серләрен барысы да үз күзләре белән күзәтә һәм бу һөнәрләргә шунда ук өйрәнә дә алды.
Миләүшә Әхмәтҗанова.