Кичәгә Алия Зәки кызының гаиләсе, укучылары, коллегалары, дуслары һәм, гомумән, аны ихтирам иткән, аны яраткан, аңа сокланган, аның белән горурланган кешеләр килгән иде. Район Советы секретаре Гемир Нуртдинов аңа республиканың 100 еллыгы уңаеннан булдырылган юбилей медален тапшырды. Кичәдә Алия Зәки кызының шигырьләре укып ишеттерелде, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды. Мәктәп, иҗат, сәхнә, театр... Тарих, музей, аяклы энциклопедия... Сәләт, матурлык, камиллык, гүзәллек... Әни, дәү әни, нәнәй, коллега, дус, киҗәшче... Санап бетереп булмый Алия Зәки кызы Хәйруллинаның бар булмышын. Ул - шәхес, Борайның мәңге сүнмәс йолдызы...