Мәдәният
11 Марта 2019, 05:58

Профессиональ артистлардан һич калышмыйча

“Театраль марафон” фестиваль-конкурсы чикләрендә Мулла авылыклубында Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” драмасы күрсәтелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ике пәрдәлек драмада кеше гомеренең кадере, язмыш, үз кылыгың өчен үзең җавап бирү, күңел җәзасы кебек фәлсәфә салынган. Рольләрне башкаручылар Әлфинә Садриева, Айрат Мөхәяров, Ания Хәйдәршина, Гөлшат Шәйхетдинова, Зилия Гыйлемшина, Вәрис Гыйлемшин шушы тирән эчтәлекле әсәрне тамашачылар күңеленә бар нечкәлекләре белән җиткерде. Кеше язмышы турындагы бу спектакль бер тында үтте. Тамашачылар һәвәскәр артистларның уенын хуплап, алкышларын кызганмады. Ахырда район мәдәният бүлеге начальнигы Илгиз Харисов спектакльне сәхнәгә куйган клуб мөдире Флүзә Хәкимовага һәм барлык һәвәскәр артистларга Театр елы уңаеннан һәм, гомумән, театр сәнгатен халыкка даими җиткергәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.