Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 Май 2018, 14:11

Тукайлы татарлар без!

Яз. Табигать яшәрә. Күңелдә илһам орлыклары тамырлана, бөреләр белән бергә киләчәккә өмет уяна, иҗат итәсе килә! Ямьле апрель аена милләтебезнең горурлыгы Габдулла Тукайның туган көне туры килүе белән дә яз аеруча йөрәккә якын.

Балачактан бу олуг әдибебезнең әкиятләрен, шигырьләрен укып үскәнгәме, апрель аеның 26сы Тукай көне итеп аңыбызга сеңгән, бу көнне йөрәкләр Тукай дип тибә.
Яраткан шагыйребезнең туган көнен “Алга” редакциясенә килеп, “Тамчылар” әдәби берләшмәсенең әгъзалары җанлы итеп, бер бәйрәмгә әверелдереп үткәрде. Әдәбият дөньясында кайнап, үзләре дә иҗат белән шөгыльләнүче каләм ияләре, иҗатташларыбыз җыелган иде биредә. Алар Тукаебызның иҗатына кагылышлы фикерләрен әйтте. Башкортстанның Язучылар союзы әгъзасы, шагыйрә Ф. Максютова татар милләтенең мәркәзе – Казанга кылган сәяхәте турында бәянләп, Тукай эзләре буенча Кырлайга юл тотулары хакында горурланып сөйләде. Районыбызның талант иясе А. Хәйруллина, “Алга” гәзите ветераны, шагыйрь, сатирик Р. Зиятдинов, актив иҗат эше алып барган Г. Зиннәтуллина, М. Әюпова, Р. Хәлиуллина, Ә. Галләмова, Н. Дәүләтгәрәева, Л. Хәлилова, Л. Ахунова, И. Нуртдинов, Б. Мәгъсүмовлар Тукайга багышланган язмаларын укып ишеттерде. Утырышта бөек шәхеснең биографиясе һәм иҗаты турында район әдәбиятчылары сөйләгән сүзләр һәм аларның эшлекле фикер йөртүләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән чыккандай, нигезле һәм урынлы иде. Тукай рухына багышлап, Коръән сүрәләре дә яңгырады, хәтта.
Туган тел, татар теленең язмышы хакында борчылулар, киләчәктә дә Тукай телен саклап алып калу хакында әңгәмәләшү дә җитди төстә барды. Утырыштан илһам һәм иҗат көче алып таралыштык.

Читайте нас: