Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 апрель 2018, 13:53

Исемнәрен акладылар

Күптән түгел район мәдәният йортында Сталинград сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Дуслык гөлләмәсе” VI республика үзешчән халык коллективлары иҗаты фестивале үтте.

Аның кысаларында район мәдәният йортының театры, “Дуслык” бию ансамбле, “Элегия” вокаль квартеты, халык уен кораллары ансамбле, “Танып” татар хоры, ветераннар хоры, “Асылъяр” халык җыры вокаль ансамбле, “Инеш” вокаль ансамбле, халык уен кораллары оркестры, “Кайтаваз” фольклор коллективы, “Инвожо” вокаль-фольклор ансамбле, балалар үрнәкле коллективлары: “Энҗе”, “Жасмин” эстрада һәм заманча-бал биюләре бию ансамбльләре, “Борай асылташлары” кашыкчылар ансамбле үзләренең мәртәбәле исемнәрен раслады.
“Җитез Танып” – район Советы һәм хакимияте хезмәткәрләре, “Без авыл егетләре” ветеран ир-атлар вокаль ансамбльләренә, “Заман” театр-студиясенә “халык коллективы” мактаулы исеме беренче тапкыр бирелде.
Фото һәм мәгълүматлар район мәдәният бүлегенең рәсми сайтыннан алынды.
Читайте нас: