Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 апрель 2018, 16:22

“Заман” студиясе заман проблемалары күтәрә

Узган җомгада район мәдәният йортында “Заман” театр-студиясенең Борай тамашачысына вәгъдә ителгән “Карт гашыйк” спектакленең премьерасы узды.

Залның тулы булуы халыкның театр белән кызыксынуы кимемәвен, ә киресенчә, шушы сәнгать төренә игътибары көчле булуын исбатлады.

Билгеле татар драматургы Сәет Шәкуровның әсәре узган гасырның 1970нче елларында язылса да, ул бүгенге көндә дә актуаль. Хәтта анда күтәрелгән гаилә тормышы асылы, ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләү, үсеп җиткән балалар һәм ата-аналар арасында мөнәсәбәтләр, туганлык җепләре нинди дәрәҗәдә бәйләнүе, бергә тапкан малның игелеген ничек күрү һәм аны ничек бүлү проблемалары бүгенге көндә көчәеп киткән кебек.

Пьесаның эчтәлеге әллә ни катлаулы түгел, аның нигезендә гомер буе бухгалтер вазыйфасында көч салган Мирзаһидның (Альфред Шакиров) җиңелчә генә яшәүне кулай күргән (аферистка дип әйтсәк тә була) Гүзәлия ханым (Ләйсән Муллагалиева) кулына эләгү тарихы ята.

Тамашачылар картинадан картинага Мирзаһидның үз балаларын куып чыгарып, читтән килеп кергән Гүзәлияне үзенең иң кадерле кешеләреннән якын күреп, зур хата ясавын аңлый. Ә ник болай килеп чыга соң ул? Төп геройда гаиләдә тату яшәүнең нигезен тәшкил иткән бер-береңне ихтирам итү, ярдәмләшү, җаваплылык тою кебек мөһим хисләрнең булмавындамы? Ахырда ул үзенең күңелсез хәлдә калуында үзе гаепле булуын аңлый, тик инде бернәрсәне дә үзгәртеп булмый.

Мирзаһидның күршеләре Колшәриб (Рәдүс Садыйков) һәм Алсубикә (Ралия Андрианова) образлары да бик үзенчәлекле. Алар арасында да чын мәхәббәт тоелмый, бу икәү янәшә яшәүдән бер-берсенә файда табып, тормышка шулай җайлашканнар.

Яшь буын Илсур (Рөстәм Муллагалиев) һәм Фирая (Алсу Фазлетдинова) образлары аша сурәтләнә. Илсур – Фираяның беренче мәхәббәте, егет тә үзенчә аны ярата, гаилә корырга кирәклеген яхшы аңлый. Яшьләр гаиләләрен ничек корып китәрләр, аларга кем ярдәмләшер – бу проблемалар да әсәрдә күтәрелеп, режиссер тарафыннан мезансцена, хәрәкәтләр белән тагы да тирәнәйтелеп, кискенләштерелә.

Беренче күренешләрдән үк тамашачыларның пьесаның сюжет сызыгына кереп китүе андагы вакыйгаларны я алкышлап, я көлеп, я кисәк тын калып бергә кичерүендә ачык чагыла. Спектакльнең шулкадәр күңелләргә үтеп керерлек, ягъни һәр эпизодны тамашачы тарафыннан якын итеп кабул итәрлек дәрәҗәдә куелуында режиссер Радис Солтановның өзлексез эзләнүе, шулай ук актерларның осталыгы, зур хезмәте ята. Сәхнәдә берничә тапкыр уйнаган һәм театр дөньясына беренче адымнар ясаган һәвәскәр актерларның аермасы сизелмәде. Һәрберсе герой язмышын үзе аша үткәреп, сәхнәдә үз образларында яшәде. Ничә еллар чагу образлар тудырып, халык мәхәббәтен яулаган Альфред Шакиров бу юлы да үз югарылыгында калды. “Заман” студиясенең былтыргы “Кыр казлары артыннан” спектакле буенча таныш актерлар Рәдүс Садыйков, Алсу Фазлетдинова әлеге куелышта да бик үзенчәлекле образлар җанландырды. Рәдүс Садыйков бу спектакльдә комик рольне оста башкару ягы белән дә ачылды.

Борайлыларга педагог-тренер, район КВНчыларын республика дәрәҗәсенә күтәргән кеше буларак билгеле Рөстәм Муллагалиев театрдагы беренче ролен тамашачылар күңеленә үтеп керерлек оста уйнавы белән сокландырды. Укытучы хезмәтенең эше тынгысыз булуына карамастан, гимназия педагогы Ләйсән Муллагалиева да спектакльдә катнашырга вакыт табып, сәхнәдә бик кызыклы һәм истә калырлык образ тудырды. Лаеклы ялдагы сатучы Ралия Андрианова да театрдагы беренче чыгышы белән халык сөюен яулады. Спектакльнең уңышында рәссамнар Әниф Нуртдинов, Гөлчәчәк Ахунова, тавыш операторы Илфир Дәүләтшин, ут белән эш итүче Руслан Гыйльмановның да өлеше бар.

Коллективны туплап, әсәрне сәхнәләштергән режиссерга һәм актерларга рәхмәт сүзләрен мәдәният бүлеге җитәкчесе Илгиз Харисов җиткерде. Һәвәскәр актерларның уйнавын һөнәри күзлектән бәяләргә Республика халык иҗаты үзәгеннән театр сәнгате буенча баш белгеч Тәнзилә Калмурзина килгән иде. Ул тулы залның халыкның театрга мәхәббәтен күрсәтүен, шулай ук коллективның халык театры исемен йөртергә лаек булуын билгеләде.

Премьерадан соң тамашачылардан спектакльдән алган тәэссоратлары белән кызыксындык, алар түбәндәгечә җавап бирде:


Рәзиф Зиятдинов,

халык театры ветераны:

Мәдәният йортында ике театр коллективы булу күптән кирәк иде, чөнки Борай халкы театр сәнгатен ярата. Хәзер ел дәвамында берничә спектакль карау мөмкинлеге туды. Тәҗрибәле, күп сәхнә әсәрләре белән югары бүләкләргә лаек булган режиссер Радис Нурлыгаян улының студия оештыруына берничә ел гына үтсә дә, ул бик сәләтле актерлар туплый алган, репертуарны заманга туры китереп дөрес сайлаган. Яңа театрдан киләчәктә күләмлерәк әсәрләр көтәбез. Бу республиканың 100 еллыгын каршылаганда бик әһәмиятле булыр.


Люция Каюмова,

лаеклы ялдагы укытучы:

“Заман” театр-студиясе район театры тарихындагы бай тәҗрибәне туплаган, осталыкны профессиональ дәрәҗәгә күтәргән. Актерларның шулкадәр күңелләргә үтеп кереп уйнавы сокландырды. Театр спектакль белән башка авылларда да чыгыш ясаса, бу авыл үзешчәннәренә зур булмаган коллектив белән дә артык чыгымнар тотмый мөһим проблемаларга, тәрбияви яктан әһәмиятле темаларга спектакль кую үрнәге булыр иде.


Фәрит Габдуллин,

“Алга” гәзите редакциясе хезмәткәре:

Спектакль бер тында үтте. Актерлар составы отышлы сайланган. Авылдашым Ралия Андрианованы беренче тапкыр театр сәхнәсендә күрү күңелле сюрприз булды. Актер Альфред Шакиров бу юлы да оста уены белән сокландырды.


Таһир Бакиров,

хезмәт ветераны:

Спектакльне сокланып карап утырдым. Театрда яңа исемнәр барлыкка килүе сөендерде. Режиссер актерларның сәләтләрен ача алган. Пьеса бүгенге көндәге актуаль проблемаларны яктырта. “Заман” театр-студиясенең яңа спектакльләрен көтәбез.

А.Локманова.
Читайте нас: