Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 апрель 2018, 16:15

Гаилә белән сәхнәдә

Тормыштагымең төрле мәшәкатьләрне җиңеп алга барганда гына түгел, сәхнәдә дә пар канатларкирәк икән.

Районда үткән “Өзелмәс моң” бәйгесендә гаиләләре белән сәхнәгә чыккан үзешчәннәрне күреп шундый фикергә киләсең. Яңа Бикмәт авылыннан Гөлназ һәм Рамил Галимуллиннарның чыгышы тамашачы өчен зур бүләк булды. Яльдәк авылыннан Шәрәфиевларның “Кеше бәхетенә үрелмәгез” җыры белән сәхнгә чыгуы үзләре өчен дә сынау булгандыр. Ә инде Каенлык авылының гына түгел, районның мәдәният тормышында кайнап яшәүче Мөфтиевлар язгы ярминкә сәхнәсендә “Бөртекләп җыелган бәхетем син” җыры белән, әйтерсең, бәхетле гаиләләр язмышларын ачып салды.
Читайте нас: