Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 апрель 2018, 14:23

Җиңүчеләр сәхнә тота

Март аеның соңгы көннәрендә район мәдәният йортында Гаилә елына багышланган авыл биләмәләре арасында уздырылган үзешчән сәнгать фестиваленең йомгаклау концерты үтте.

Февраль аенда старт алган конкурс гәзитебез битләрендә киң яктыртылып килде. Анда дүрт яшьтән алып туксан яшькә кадәр һәвәскәр артистлар катнашты, ә әлеге гала-концерт бер сәхнәдә меңгә якын үзешчәнне берләштерде.

Бу көнне фестиваль-конкурс этаплары җиңүчеләре, дипломантлары бер-бер артлы чыгыш ясады. Ә инде “Шома бас –2016” бәйгесенең Гран-при иясе “Созвездие” ансамбленең дәртле биюе чараны тагы да ямьләде. Зал тулы тамашачылар һәр номерны көчле алкышларга күмде. Җыр-биюгә, моңлы көйләргә, нәфис сүзгә бай тамаша бер тында үтте һәм иң дулкынландыргыч мизгел – җиңүчеләрне игълан итү дә килеп җитте.

Район мәдәният йорты бүлеге начальнигы Илгиз Харисов конкурста катнашкан үзешчән артистларга, аларны әзерләгән мәдәният хезмәткәрләренә, алкышлар белән дәрт биреп торган тамашачыларга, чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткән район хакимияте башлыгына, авыл биләмәләре башлыкларына рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Приз-лы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 3нче урында – Әҗәк һәм Кушманак авыллары мәдәният йортлары, 2нче урында – Каенлык мәдәният йорты һәм 1нче урында Мулла мәдәният йорты булды.

Фестивальнең югары бүләген тапшыру өчен сәхнә түренә район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов күтәрелде. Ул чыгыш ясаучыларның башкару осталыгы елдан-ел артуын, бәйгенең яңа талантларны ачуда зур ролен билгеләде. Үзешчән сәнгать фестиваль-конкурсының Гран-приена Чалкак авыл мәдәният йорты лаек булды.

Чара район мәдәният йорты вокаль квинтеты чыгышы белән югары ноктада тәмамланды.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: