Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 апрель 2018, 18:00

“Инвожо”ның җырлы юллары

Чыгышлары белән төрле милләт халыкларын сокландырган “Инвожо” удмурт халык вокаль-фольклор ансамблен Семен Байметов 1980 елда оештыра. Халык иҗатына, үзешчән сәнгатькә гашыйк булган Алтаю авылы халкына һәрвакыт җырлар юлдаш булган. Ансамбль булып оешу үзешчәннәргә җаваплылык өстәү белән бергә зуррак сәхнәләргә чыгарга да мөмкинлек бирә.

Абруйлы комиссияләр алдында халык ансамбле исемен яклап чыгыш ясаганда музыка белгечләрен үзләренең табигый тавышлары, югары башкару дәрәҗәсе белән сокландырганнарын алар горурлык белән искә алалар һәм үзләренә күрсәтелгән ышанычны акларга тырышалар. Сәхнәләрдә бүген дә, нигездә, ансамбль оешкандагы составны күрәбез. Мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыткан Фәния Байметова, балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Дуся Ялалова, китапханәче Альфира Миниахметова, пешекче Надежда Мәрданова, фельдшер Светлана Захарова коллективның ветераннары булып кала. Аларның берсе–капиталь төзелеш бүлегендә секретарь булып эшләгән сәхнәгә гашыйк Фәүзия Шамиданова чыгышларда район үзәгеннән йөреп катнаша. Ансамбль тиздән кырык яшен билгеләячәк, димәк, аның җырчыларының гомере дә җырлап яшәлгән.

Семен Байметовтан соң ансамбльне авыл клубы мөдире, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Шарафутдинова җитәкли. Оста оештыручы репертуарны яңгырашлы, тамашачы күңеленә хуш килердәй җырлар белән баетып торуга әһәмият бирә, үзешчәннәрнең иҗат мөмкинлекләрен ача. Ул үзе дә җырлар иҗат итә, алар репертуарда урын ала. Быелгы “Өзелмәс моң” конкурсының гала-концертында тамашачыларга аның “Ой ветер, ветерок” җыры да тәкъдим ителде. Ансамбль төрле һөнәр кешеләрен берләштерә. Савучы булып эшләп ялга чыккан Рәмзия Тимиряева, Фая Шайметова, сатучы Галина Гайниевадан башка коллективны күз алдына китереп булмас иде. Ир-егетләрдән умартачы Айвар Ялалов коллектив чыгышын тулыландыра. Ангелина Байметова, Алена Шарафутдинова, Марина Габидуллина кебек яшьләр дә вакытында шушы коллективта җырлап үсә. Матди яктан тәэмин ителүгә дә канәгать үзешчән сәнгать осталары. Алар һәрвакыт, үз халкының яктыга, матурлыкка омтылган ачык күңеле кебек, чагу бизәкле костюмнар белән чыгыш ясый. Авыл клубларына матди яктан ярдәм итү программалары эшчәнлеге нәтиҗәсе булып, ансамбль коллективына яңа костюмнар, читекләр тектерелгән.

Узган ел алар өчен җырлы сәяхәтләр, төрле мәдәни чаралар белән истә калачак. Авылда 28 июньдә күп кунаклар катнашлыгында “Теләклек” бәйрәме үткәрәләр. Икенче көнне үк иҗади коллектив Ижау шәһәренең “Дуслык йорты” чакыруы белән Мәскәүгә удмуртларның “Гербер” региональара фестиваленә юл ала. Удмурт, Чуваш Республикалары, Татарстан аша үтеп, мәшһүр Иделне кичеп, башкалага илткән иҗади сәяхәт матур юл хатирәләре дә калдырган. Удмурт дәүләт халык ансамбльләре “Италмас”, “Айкай” белән бергә башкаланың җәйге Эрмитажында чыгыш ясыйлар. “Евровидение”нең геройлары булып танылган “Буран әбиләре” белән бергә сәхнә түрендә булалар. Удмурт халкы үзенең телен, милли традицияләрен, гадәт-йолаларын кадерләп саклый белүе белән безгә дә үрнәкле. Фестивальгә милләттәшләре Мәскәүнең үзеннән дә, Санкт-Петербургтан да килгәннәр. Фестиваль Сабантуй бәйрәме кебек үтә, җырга, фольклорга бай була.

Узган җәйдәге җырлы юллар “Инвожо”ны Можга шәһәрендәге–төбәкара, Балтач районында үткән “Кыйммәтле җәүһәрләр” фестивальләренә алып килә. Аларның биредәге чыгышлары дипломнар белән билгеләнә. Күрше районнарындагы милләттәшләре белән дә аларны ныклы дуслык җепләре бәйли. Калтасы районында үткән авыл бәйрәмнәрендә аларны бик җылы каршылап, чыгышларын алкышларга күмгәннәр. Район мәдәният тормышының йөзек кашы булган коллектив үзебездә дә бер генә чарадан да читтә калмый. “ХХI гасыр клубы” дигән конкурста Алтаю авылы клубының заманча мәдәни учак икәнлеген исбатлауда да бу коллективның өлеше зур булды. Ансамбль җырлары халык үткәненә байкау ясый, бүгенгесе турында сөйли һәм иҗаты белән һәрвакыт яшь булып кала.

Ф.Бәдертдинова.
Читайте нас: