Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 апрель 2018, 18:09

Балалар китапханәсе дусларын җыя

Район балалар модель китапханәсендә 23 март көнне Балалар китабы атналыгы уңышлы старт алды. Ул, гадәттәгечә, укучыларның язгы каникуллары вакытында оештырыла. Быел да, традициягә ярашлы, атналык барышында бай итеп төзелгән “Китап – балаларның иң якын дусты” дип исемләнгән программа буенча төрле мавыктыргыч чаралар үткәреләчәк.

Әйткәндәй, беренче Бөтенсоюз Балалар китабы атналыгы Бөек Ватан сугышы барган 1943 елда Мәскәүдә оештырыла. Союзлар йортының колонналар залында балалар яраткан авторлары С. Маршак, С. Михалков, А. Барто, М. Пришвин белән очрашалар һәм аларның чыгышын тыңлыйлар. Танылган язучы Лев Кассиль ул бәйрәмне “Китапның туган көне” дип атый.

Безнең чарабызга беренче мәктәпнең 4 “б” классында белем алучылар һәм аларның сыйныф җитәкчесе Әлфия Сафина кунак итеп чакырылды. Аларны биредә әкият геройлары: почтальон Печкин (Р. Гарипова), Мальвина (А. Карамова), төлке Алиса (Р. Фәттахова) һәм мәче Базилио (С. Шәймөхәмәтова) белән кызыклы очрашу маҗарасы каршы алды. Биюләр һәм уеннар белән тулыландырылып, укучылар викторина сорауларына да үзенчәлекле итеп җавап бирә бардылар. Чара бәхетле балачак, бетмәс бәйрәм мохитендә күңелле итеп узды. Кунакларның ихласлыгыннан безнең китапханәне яратулары сизелеп торды һәм һәрчак китап-дуслары белән тыгыз бәйләнештә икәнлекләре чагылды. Гомумән, балалар китапханәсенең төп хуҗалары – кече яшьтәге китап укучыларыбыз безнең даими кунакларыбыз. Чөнки аларның һәр соравына – җавап, кызыксынуларына юнәлеш тупланган монда.

Р. Әхәтова, балалар модель китапханәсе мөдире.


Читайте нас: