Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 март 2018, 19:13

Шигырь – тормыш хакындагы дога ул

Район китапханәсендә шигъри әсәрне сәнгатьле сөйләү бәйгесен үткәрү матур традициягә әйләнде. Соңгы елларда ул район китапханәләр системасының (директоры М.Янгирова) методика кабинеты (И.Исмәгыйлева) һәм “Әдәби атнакич” проекты (авторы Р.Усманова) куйган бердәм бурыч һәм максатларга ярашлы үтә. Быелгысының Бөтендөнья шигърият көненә туры килүе исә тагын да куанычлырак. Бәйгене ачу да шигърият сөючеләрне шушы көн белән тәбрикләүдән башланды. Әйткәндәй, бер генә заман да шигырь язучыларга кытлык кичермәгән. Чөнки дөньяны поэтик күзлектән күрүчеләр, аны үз хисләренә төреп, шигъри образларда чагылдырырга теләүчеләр бер дә кимемәгән, киресенчә, арткан гына.

Билгеле булуынча, фикер, хис һәм тойгылар гармониясе булган шигырь шагыйрьнең йөрәк каны, нервлар суты белән языла. Шуңа да әсәрне халык күңеленә барып җитәрлек итеп бәянләү сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Чарада катнашучылар әнә шуңа ирешергә тырыштылар да. Дистә елдан артык әлеге чараның жюри рәисе буларак, шуны ачык әйтә алам: узган елларда бәйге күбрәк сан ягыннан алдырса, быелгысы исә сыйфатка өстенлек бирүе белән аерылып торды.

Шигърият – ул сүзләр музыкасы, дибез. Ул – шатлык, сөенеч, әрнү, сызлану һәм, кем әйтмешли, сүзлектәге берничә генә сүз ул. Конкурста катнашучылар каләм осталарының тойгыларын шул нечкәлектә нечкәреп кенә халык йөрәгенә салу мөмкинлеген тотып ала алган. Шуңа да нәфис сүзне бөтен осталыкта, актерларча тәэсирле, сәнгати җиткерә алучы маһирлар сокландырмый калмады. Чыгышларда да ел темасы өстенлек итеп, башлыча гаилә, парлы гомер, мәхәббәт, газиз әти-әни, гомер мизгелләре, тормыш сабаклары һ.б. турындагы әсәрләр киң яңгыраш тапты. Бәяләүдә дикция, теманы ачу үзенчәлеге, техник чишелеш, музыкаль бизәлеш, репертуарның актуальлеге, костюм һ.б. да исәпкә алынды. Нәтиҗәдә Гран-прига өченче ел рәттән Бадрак авылыннан Л.Әхмәтҗанова (Р.Усманова “Бурычым”) ия булды. Ә инде Бигәнәйдән К.Халиков, Борайдан Э.Вәлиуллина, Яңа Бикмәттән М.Гыймаева, Чалкактан Ә.Шакирова һәм башка тагын берничә конкурсантның чыгышлары кабатланмас үзенчәлекләре белән истә калды.

Шунысы сөенечле, елның-елында әлеге бәйгедә шигъри әсәрләрнең районда төрле милләт халкы телләрендә яңгыравы да зур әһәмиткә ия. Рус, татар, башкорт, мари, удмурт милли киемнәрендә үзенең ана теле аһәңнәрен тамашачы йөрәгенә җиткерүчеләр мактауга лаек. Туган телләр яшәсен, чәчәк атсын дип өстисе генә кала. Чөнки, белүебезчә, әдәбият – милли мәдәниятнең йөрәге, һәр милләтнең рухи терәге ул. Халыкның рухын аңлау туган телләр һәм туган әдәбият аркылы да бара. Әдәбият исә, шул исәптән шигърият тә, туган телләрне өйрәнү мәктәбе дә ул. Ә инде һәркемнең туган теле газиз һәм якын, чөнки анда Ана сөте бар.

Шуңа да милли традицияләргә тугры калучы К.Биккузина (Олы Шөкшән), А. Шәйнурова (Тепляк), А.Миниахметова (Алтаю), Г.Мусина (Ваныш-Алпавыт) һ.б.ларның шигъри сөйләме алкышларга күмелүе бер дә гаҗәп түгел. Бу Ана телеңне мактау, яклау, хаклау да ул.

Конкурс лирик чыгышларга бай булуы белән дә үзенчәлекле иде. А.Муллагалиева (икенче мәктәп), Г.Хатмуллина, Б.Гафутдинова (өченче мәктәп), Л.Мөфтиевалар (Каенлык авылы) чарага яшьлек сулышы өрде. Соңгыларының мәктәп укучылары һәм вуз судентлары икәнлеген искә алганда, мәшһүр Ирина Архипованың “Талантларны чәчәкләрне тәрбияләгәндәй тәрбияләп торырга кирәк” дигән сүзләре искә төшә. Әйе, балалар һәм яшьләр иҗат һәм моң илендә яшәргә тиеш. Чөнки киләчәк буын сүз осталары, актерлары, шагыйрь һәм язучылары бүген тәрбияләнә, аларга бала чактан ук интеллектуаль куәт туплау бик зарур. Билгеле, атның бары да тулпар, кошның бары да шоңкар булмас, диләр. Әмма йөрәкләрендә туган әдәбиятка һәм мәдәнияткә сөю уты калыр, төрле яклы сәләтләргә юл ачылыр. Бу җәһәттән үткән ел шушындый бәйгедә үзе язган шигырьләре белән катнашып, җиңү яулап канатланган Айнур Вәлиуллинның бүген инде республика һәм ил буенча үткән бәйгеләрдә уңыш яулавы, Айсылу Карамованың да шул юлда булуы әнә шуңа ачык дәлил ул. Әйе, дөнья – бер гүзәл сәнгать, сәләт иҗатка сәбәп ул.

Һәр ел саен конкурста үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләүчеләрнең хәтсез булуы исә шигъри сүзнең тәмен һәм кадерен белүчеләрнең арта баруы турында сөйли. Бу җәһәттән А.Галиев (мәгариф бүлеге), Р.Зиннурова (Иске Бикмәт), И.Нуртдинов (Иске Тазлар), З.Насибуллина (Каенлык), А.Карамова һәм башка яңа каләм сынаучылар да ачылды. Ә инде үз көче белән шигырь җыентыклары чыгаруга ирешкән, китапханә тормышында да актив катнашкан Наилә Дәүләтгәрәева исә мактауга, чәчәк гөлләмәләренә лаек булды.

Һәр катнашучы төрле номинацияләрдә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде, хөрмәтләнде – беркем дә игътибарсыз калмады.

Әлбәттә, талант – ул олы җаваплылык та. Каләм сынаучыларга чын шагыйрь була алу – тапалмаган юлдан бара белү икәнлеге дә киңәш ителде. Андыйларның үзенең кабатланмас юлы, үз кыйбласы, үз догасы була. Буш фикергә корылган, тапалган рифмалы юллар тезәр өчен генә каләмгә тотынмау зарур. Чөнки, Белинский әйтмешли, шигырь язуы җиңел дә, әмма шагыйрь булу юлы гына бер дә ансат түгел.

Бәйгенең зур оешканлык белән үтүен һәм мондый чараларның районда әдәби сүзнең кыйммәте югары булуын дәлилләвен билгелисе килә.

Р.Усманова, бәйгенең жюри рәисе.


Читайте нас: