Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 март 2018, 11:50

Халкым теле моңга уралган

Гаилә елына багышланган берничә этаптан торган үзешчән сәнгать фестивале дәвам итә. Шушы көннәрдә “Халкым теле моңга уралган” дип аталган нәфис сүз һәм инструменталь жанр буенча конкурс Шабай авыл мәдәният йортында үтте.

Җыр-биюгә оста райондашларыбыз бу юнәлешләрдә дә сынатмады. Барлыгы җитмеш чыгыш жюри карамагына тәкъдим ителде. Авылларда гармун моңнары тынмавы, әлбәттә, шатлыклы күренеш. Халык моңнары шул гармуннар белән авылларда туган бит. Шулай ук сәхнәдә мандолина, кубыз тавышлары да яңгырады. Фестивальдә халкыбызның буыннан-буынга тапшырылып килгән милли көйләре башкарылды. Мулла авылы гармунчысы Вәрис Гыйлемшин вятскийда өздереп уйнап, беренче урын яулады. Каенлык һәм Кушманак гармунчылары Илдан Нуриханов белән Ринат Шәрәфетдинов, тиңдәшле рәвештә, икенче һәм өченче урыннарны алды. Конкурста уен кораллары ансамбльләре дә катнашты. Алар арасында гармунчылар һәм баянчылар дуэтлары бик күп булды. Районда киң билгеле “Истәлек” (Чалкак) халык уен кораллары ансамбле быел да бик матур чыгыш ясады. Коллектив яңа музыкантлар белән тулыланган һәм репертуар өстендә дә зур эш башкарган. Шуңа да аның инде өченче тапкыр оештырылган конкурсның җиңүчеләре рәтендә булуы гаҗәп түгел. Ансамбльләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында Фәүзи һәм Фидәрис Галләмовлар (Иске Бикмәт), икенче урында Рифат һәм Фәнис Суфияновлар (Яңа Тазлар), өченче урында – “Истәлек” ансамбле.

Байшады һәвәскәрләре оригиналь жанр тәкъдим итте. Аларның Буран әбиләренә пародиясе беркемне дә битараф калдырмады.

Нәфис сүз осталарының чыгышларында дөньяга, туган якка, гомер бүләк итүче аналарга мәдхия җырланды. Татар, башкорт шагыйрьләре әсәрләре белән беррәттән, якташларыбыз М.Әюпова, Ф.Мәкъсүтова шигырьләре дә яңгырады. Үзләренең иҗат җимешләре белән чыгыш ясаучылар да байтак булды. Нәфис сүз буенча Тугай авылыннан Гөлназ Галиәкбәрова үзенең “Тугаем” дигән иҗат җимеше белән беренче урынны яулады. Ф.Шәрипованың “Яшәвемнең серле агымы” шигырен башкарган Кадир Халиков (Бигәнәй) икенче урында булды. Өченче урынны Тукайдан Фәнилә Гайсина һәм Йомакайдан Рәфизә Баһманова бүлеште.

Конкурсның Гран-прие, традиция буенча, уен кораллары ансамбленә бирелде. Быел югары бүләккә Әҗәк авыл мәдәният йортының БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәсил Хәбисламов җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбле лаек булды.


А.Фазлетдинова.


Читайте нас: