Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 март 2018, 14:40

Бәйрәм концерты күңелле үтте

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Борай авыл клубында тамаша уздырылды.

Соңгы вакытта мәдәният бүлеге һәм ветераннар советы арасында хезмәттәшлек җанланып китте. Әлеге концертта да өлкәннәр бик актив катнашты: мәдәният йорты каршында оештырылган “Без авыл егетләре” – ветеран ир-атлар, Борай авыл клубының “Ахирәтләр” хатын-кызлар вокаль ансамбльләре, ялгыз башкаручылар Фәүзия Шәмиданова, Хөрмәт Әмиров, Флүс Шәрифҗанов, Люция Нурисламова, Гөлнәйсә Гыйльманова, Закирҗан Зарипов һәм Дөрия Шәймарданованың дуэты чыгышлары озайлы алкышларга күмелде. Өлкәннәр үз тәҗрибәләрен яшьләргә өләшеп, алар белән бергә дә чыгыш ясады. Халкыбызның матур йоласын чагылдырган «Орчык бәйрәме» күренеше моңа ачык мисал булды.

Чарага беренче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә музыкаль күчтәнәч белән килгән иде. Кечкәйләрнең махсус хәрби костюмнарда “Офицеры” биюен башкаруы беркемне дә битараф калдырмады.

“Жасмин”, “Энҗе” коллективларының биюләре, “Инеш” ансамбле, Тимур Суваров җырлары концертны тагы да ямьләде. Ә инде аны алып баручы сәхнә ветераны Радис Солтанов һәм укытучы Ләйсән Муллагалиева аерым мактауга лаек иде.

Эчтәлекле, күңелле концерт бер тында үтте. Төрле буын вәкилләрен җәлеп итеп, шушы матур кичәне оештыруга клуб мөдире Миләүшә Гарифуллина күп көч салган. Һәрбер номерны тамашачылар бик җылы каршы алды һәм шушы матур кичәдән якты тәэссоратлар, яхшы кәеф алып таралышты.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: